КРОКОДИЛСЫЗ LACOSTE. НИ БУЛГАН?
Lacoste компаниясе логотипны алыштырырга карар кылган. Тик бу сезне борчуга салмасын: без күреп ияләшкән крокодил бөтенләйгә юкка чыкмый, аны вакытлыча башка җан ияләре алыштырып торачак. Тик ни өчен?
Компания оешканнан алып, (1933 ел) крокодил танылган Lacoste’ның поло һәм башка киемнәренең бизәге булып торды. Вакытлар үтә, һәм хәзер кулланучылар әлеге марканың башка бизәкләр төшкән киемнәрен сатып алып, юкка чыгу хәлендә калган хайваннарны саклауга үз өлешен кертә алачак.
Чикле күләмдә чыгачак сериядә крокодилны суматран тигры, көнчыгыш кара гиббоны, яван мөгезборыны һәм башка сирәк хайваннар алыштырачак.
3 елга эчендә 1775 ак поло күлмәге чыгару планлаштырыла. Бер футболканың бәясе – 183 $, ә бу серияне сатудан кергән акча юкка чыгу хәлендә калган хайваннарны саклау белән шөгыльләнүче оешмага күчереләчәк. Һәр төр җан иясе төшкән полоның саны шул төрдәге исән булган хайваннар санынан тигез булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев