Логотип Идель
Бу – тема!

КРИНЖ ОЧРАШУЛАР: МОНЫ СӨЙЛӘМИ КАЛЫП БУЛМЫЙ!

Барыбызның да, бер тапкыр гына булса да, кринж «свидание» күргәне бардыр. Уңайсызлык, киеренкелек, «испанча оят» халәтен кичерү егетләргә дә, кызларга да таныштыр, шулай бит? Үземнең һәм башкаларның шундый «свидание» тарихлары белән таныштырып китәргә тәкъдим итәм.  

Алабугада университетның икенчеме, өченчеме курсында укыган чагымда, бергә яшәгән күрше кыз белән салкын кышта парлы «свидание»гә чыктык. Дөресрәге, күрше кызым бер егет белән танышты. Егет үзе белән очрашуга дустын да алып киләсен әйтте. Шулай итеп, бергә күңеллерәк тә, куркынычсызрак та булыр дип күрше кыз белән чыгып киттек. Миңа тиешле дус егет тупас булып чыкты. Әкренләп кенә тегеләр артыннан бара бирдек. Ярар, мин әйтәм, бу бит инде чын очрашу да түгел, дус кызны саклар өчен генә чыгу, дип үземне юаттым. Шуннан болар, без йөреп туңгач, бер кафега чакырдылар. Кереп утыргач, күрше кыз белән кулларны юарга һәм үзебезне рәткә китерергә дип беразга югалып тордык. Бу арада егетләр меню карап калды. Шунда дус кызым белән үзебезне матурлаган вакытта нәрсә сайлаячакбызны да уйлаштык. Ә чыгуыбызга егетләр курткаларыбызны тотып, ишек төбендә торалар, бәяләр «тешләгән» ахрысы. Үзебезне шундый уңайсыз хис иттек. Кайтарып куйдылар да, бүтән алар белән хәбәргә чыкмадык. Әле ул миңа дигән егетнең йөргән кызы барлыгы да ачыкланды. Ничек сезгә кринж?

Зилә (21 яшь): «МАШИНАСЫНДАГЫ БИТА, ПЫЧАКЛАРЫН ҺӘМ БАШКА УЕНЧЫКЛАРЫН КҮРСӘТӘ БАШЛАДЫ»

Танышу өчен махсус платформага керергә булдым. Күп дусларым, танышларым үзләренә егетләрне нәкъ менә шуннан таптылар. Беренче көнне үк бер егет белән танышып, аның белән очрашырга булдым. Беренче карашка бик мөлаем егет иде, очрашуга дип ак рубашкадан килгән хәтта. Тик ул авызын ачкач, бу очрашуның кринж булачагын аңладым. Ләкин кринжның кульминациясе әле алда иде. Без аның дусты янына машина карарга киттек. Килеп җиткәч, бу егет машинадан чыкканда, миңа пистолет сузып: «мә, карый тор», – диде. Күзләремнең шарга әйләнгәнен күргәч: «курыкма, ул уенчык кына», дигән булды. Аннан машинасындагы бита, пычакларын һәм башка уенчыкларын күрсәтә башлады. Шул вакытта минем машинадан чыгып качасым килде. Аннан, ярар, кешечә сөйләшә башладык моның белән. Тик юлда аңа башка машина «пиплатып» үткәннән соң, бу бәндә, тәрәзәсен төшереп, теге уенчык пистолетын болгап, башкаларны куркытып маташты. Кринжның кринжы инде бу! Әле өстәвенә бу егет миңа үзенең яше турында да алдаган булып чыкты...

Ренат (27 яшь): «КҮРӘСЕҢ, УЛ КЫЗНЫҢ ГРАФИГЫ ЕГЕТЛӘР БЕЛӘН КҮРЕШҮ ВАКЫТЛАРЫН БУТАРЛЫК ДӘРӘҖӘДӘ ТЫГЫЗ БУЛГАН ИНДЕ»

Кринж очрашу дигәндә, башыма бер генә очрак килә. Ул көз көне иде. Мин берәр айлап аралашкан, әмма әле бер дә күрешмәгән кыз янына киттем. Ул яшәгән йорт янында очрашырга дип сөйләшкән идек. Килдем, көтәм. Миннән ерак түгел бер егет чәчәкләр белән арлы-бирле йөри. Бераздан теге таныш кыз подьезд ишегеннән чыкты да, чәчәк тотып торган егетне кочаклап алды. Мине дә шунда ук күрде болар. Өчебез дә торабыз хәзер. Инде моннан да уңайсызрак була алмыйдыр. Ничек аңлашканны хәтерләмим. Кызык итеп кенә истә калган. Күрәсең, ул кызның графигы егетләр белән күрешү вакытларын бутарлык дәрәҗәдә тыгыз булган инде. Шуңа күрә, егетләр, сезнең генә «гарем» бар дип уйлап йөрмәгез! Кызлар да сайлана. Җан яраткан, күнел тарткан яр бер генә була ул, әмма аны тапканчы күпме кринж аша үтәргә кирәк икән әнә шулай.

Аноним кыз (23 яшь): «ЕГЕТНЕҢ ДОКУМЕНТЫ ДА, АКЧАСЫ ДА ЮК БУЛЫП ЧЫКТЫ»

Бер егет мине беренче очрашуга Казанның Кабан күлендә катамаранда йөзәргә чакырды. Мин ризалаштым. Анда яр буенда берәр документыңны калдыру һәм алдан акча түләп кую кирәк. Егетнең документы да, акчасы да юк булып чыкты. Шуңа мин бу сорауны үзем чиштем: акчаны да икебез өчен түләдем, документ та калдырдым. Акчаны картага җибәрүенә өметләндем, кыскасы. Әмма ул аны күчерергә ашыкмады. Ипләп кенә кринж билгеләре чыга башлады шулай. Аннан катамаранда йөзә башлагач, педальләрне әйләндергәндә, аягымны да кыстырды. Ярар, шулай үтте бу. Аннан кайтыр вакыт җитте, Бауманны әйләндек тә, метро янына килеп җиткәч, бу егет: «ярар, мин метрога белән кайтып китәм инде», – дип кереп китте. Ә мин шулай басып калдым, чөнки өйгә кадәр метро бармый, автобуслар да йөрми башлаган иде. Әкренләп җәяү кайтып киттем инде. Шуннан бу егет үзе кайтып җиткәч, миңа, әйдә йөрибез, дип язды. Мин аңа юк дидем дә, тиз генә бөтен җирдә «блок»ка аттым. Бу шәп очрашуның акчасы һаман да кайтмады әле. 

Дилбәр (28 яшь): «КҮРЕШҮ БЕЛӘН ҮК, АЮ КЕБЕК, КУЛЛАРЫН СУЗГАЛАП, КОЧАКЛАРГА КЕРЕШТЕ»

Әле менә бу кышны гына интернетта бер егет белән таныштык. Бер атна чамасы язышкач, ул мине кичен очрашуга чакырды, үзе өйдән килеп алды. Күрешү белән үк, аю кебек, кулларын сузгалап, кочакларга кереште. Миңа бу бер дә ошамады, ләкин күз йомдым. Шуннан машинага утырдык та, Казанның Черек күл паркына йөрергә киттек. Үзе сөйләшми, ике кулын кесенә тыккан да, тиз-тиз атлый, әллә кая ашыга. Мин моның артыннан җитешмим дә. Үзе сөйләшмәгәч, гел мин такылдап бардым. Черек күлне, билләһи (!), 10 минутта урап чыктык. Шуннан бу миңа әйдә Горький паркына киттек ди. Мин абайламый да калдым, машинага утырдык та киттек. Анда барып җиткәч, башта бу егет ярты сәгать чамасы машина куярга урын эзләде. Аннан көрт яткан, машина ишеге ачылмас җиргә туктады. Ишекне көчкә ачып чыктым, ярдәм дә итмәде. Шуннан тагын ике кулын кесенә тыкты да, тиз-тиз атлый башлады. Мин арттан көчек кебек моңа җитешергә теләп бардым. Бу кичтән соң ул миңа бер тәүлек язмады, аннан хәбәр салды. Тик минем бер дә исем китмәде.  

Рәсем: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев