КИНО КУХНЯСЫ: КАДР АРТЫНДАГЫ ТОРМЫШ
Экранда утлар сүнә, һәм залда тирән тынлык урнаша... Ләкин тамашачыны елаткан һәм көлдергән бу ничәдер минутлык могҗиза артында нинди серләр һәм йокысыз төннәр яшеренгән? Кино нәрсәдән башлана? Татар кинематографының кадр артындагы серләрен бергәләп ачыйк!
Кино тормыштан алынган бер эпизодтан яки авторның йөрәк аша үткәргән шәхси кичерешеннән башлана. Идея тугач, иң беренче булып эшкә сценарист керә. Ул – булачак фильмның төп нигезен салучы, бөтен диалогларны, аның геройларын уйлап табучы. Сценарист эше катлаулымы яки уңай яклары да бармы?
Алсу Хәбибулина, «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалының һәм хәзерге вакытта төшерелә «Саҗидә» исемле документаль-нәфис фильмының сценарий авторы:
«Һәр кино идеядән һәм сценарийдан башлана. Шуңа күрә сценарист эшен мин авыр түгел, ә җаваплы дияр идем. Сценарист кинода булачак тарихны драматургия кануннары буенча җыя, эпизодларга бүлә, һәр эпизодта нәрсәләр буласын билгели, диалоглар яза. Әлеге этаплардан иң авыры дип мин сюжет җыюны атар идем. Татар киносында, вакыйгалар тормышчан, шул ук вакытта логикага туры килә торган, геройларның һәр гамәле мотивацияләнгән булырга тиеш. Сюжет төп геройларның гамәлләре нәтиҗәсендә алга барырга, һәр вакыйга бер-берсенә бәйле булырга тиеш.
Кинода иң мөһиме – конфликт һәм парадокс. Ә безнең көндәлек тормышыбыз конфликт һәм парадокслардан гына тора кебек. Мин шуңа күрә кешеләрне, вакыйгаларны күзәтергә яратам. Шулай ук көндәлек тормышта ниндидер кызык диалогларга игътибар итәм. Аларны кәгазьгә язып куярга яисә диктофонга яздырырга тырышам. Һәр этапта кабат-кабат төзәтмәләр кертергә туры килә. Сценаристка аларны тыңлап, ниндидер компромисс вариант тәкъдим итәргә кирәк. Мин профессиягә моны аңлап, белеп килдем. Шуңа күрә тәнкыйтькә, төзәтмәләргә сабырлык белән карыйм.
Татар киносында геройлар ышандыра торган, кызыклы, күңелгә үтеп керә торган булсын өчен аларның холкында шулай ук каршылык, драма ятарга тиеш. Артык яхшы яки артык начар геройлар ышандырмый. Шуңа күрә минем геройларга һәрвакыт ниндидер сер, травма, проблема хас. Алар гадәттә фильмның яки сериалның төп темасы белән бәйле була. Чөнки кино дәвамында геройлар шул яшерелгән травмаларын, проблемаларын тамашачы алдында ачып салырга, үсеш кичерергә, үзгәрергә тиеш. Һәр этапта кабат-кабат төзәтмәләр кертергә туры килә. Һәр редактор, продюсер, режиссер, актер геройны, тарихны үзенчә күрә. Сценаристка адарны тыңлап, ниндидер компромисс вариант тәкъдим итәргә кирәк».
Кадр артындагы тормыш
Сценарий әзер булгач, режиссер геройларга «тән һәм җан» эзли башлый. Экранда актерлар арасында дөрес контакт булмаса, фильм тамашачының йөрәгенә беркайчан да барып җитмәячәк.
Съемка мәйданчыгы читтән караганда зур хаос кебек күренә. Монда гримерлар, костюмерлар, куючы-художниклар эшли. Ләкин бу хаосның төп дирижеры – режиссер.
Режиссер – кадрда ясала торган һәр деталь, һәр эмоция өчен җаваплы кеше. Аның төп бурычы – сценарийны визуаль телгә күчерү һәм бөтен төркемне бердәм идея тирәсендә берләштерү. Режиссер актерлар белән эшли, аларның психологик халәтен кузгалта, кадрның ритмын тота. Татар киносында режиссер булу - икеләтә җаваплылык. Ул заманча кинематограф кануннарын да белергә, шул ук вакытта татар халкының психологиясен, милли кодларын, гореф-гадәтләрен аңларга тиеш.
Александр Далматов – танылган кинорежиссер, «Кеше китә-җыры кала», «Ай булмаса, йолдыз бар» сериаллары режиссеры:
«Режиссерның эшендә беренче чиратта идеясе була. Идеядән соң сценарий туа. Бу бер вариант. Сценарийдан соң режиссерлык сценарие языла. Кадрларның озынлыгы, кечкенәлеге, планары күрсәтелә. Ниндидер искәрмәләр ясала: кайда һәм көннең нинди вакытында төшереләсе күрсәтелә.
Актерлар турында сүз барганда, әлбәттә, аларның уйнау осталыгы гына түгел, ә тамашачыга тәэсир итү көче, образны тулы итеп җиткерә алуы зур роль уйный.
Татар кинолары күп төшерелде. Әмма соңгы вакытта бездә сериаллар күренмәде, чөнки Татарстанда тулы канлы киноиндустрия әлегә формалашып бетмәгән. Бездә көчле профессионаллар – рәссамнар, гримерлар, костюмерлар бар, әмма кино өлкәсендә эшләүче белгечләр аз әле. Шуңа күрә финанс һәм оештыру ягыннан кыенлыклар бик күп туа».
Оператор күзлеге
Әгәр режиссер фильмның йөрәге булса, оператор – аның күзләре. Оператор-постановщик кадрның композициясен, яктылык куелышын, камераның хәрәкәтен билгели.
Оператор режиссер белән бергә «раскадровка» ясый. Оператор яктылык белән рәсем ясый. Төрле кадрлар (планнар) аша күзәтә.
1. Якынайтылган кадр: геройның күзләрен, тирән хисләрен, микромимикасын күрсәтү өчен.
2. Урта кадр: драматургия, геройлар арасындагы аралашу, хәрәкәтләр.
3. Җыелма кадр: вакыйга урынын, атмосфераны, дөньяның масштаблыгын күрсәтү.
Татарстанда операторлар өчен төп байлык – безнең табигать һәм архитектура. Борынгы Идел һәм Кама буйлары, яисә Казандагы урамнар – болар барысы да оператор кулында фильмның аерым бер геройларына әверелә.
Соңгы штрихлар
Съемкалар тәмамланса да, фильмның яртысы да әле әзер булмый. Материал монтажчы кулына эләгә. Монтажчы режиссер белән бергә йөзләрчә сәгатьлек җыйган кадрлардан фильмны җыя башлый. Аннары эшкә композитор һәм саунд-дизайнер керә.
Шулай итеп, сценаристның кәгазендә башланган хыял, режиссер һәм оператор тырышлыгы белән экранга күчә, һәм тамашачы күзендә кабат туа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 октября 2026 - 11:52
КАЗАНДА БАЛАЛАРГА ЯҢА ЕЛ БҮЛӘКЛӘРЕ ӨЧЕН 62 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА ТОТАЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев