Логотип Идель
Бу – тема!

ХАТ ЯЗУ, ЧӘЧӘК ТАҖЫН АШАУ: ЯҢА ЕЛГА ТЕЛӘК ТЕЛӘҮ ЫСУЛЛАРЫ

Әйтегез әле, кайсыларыгыз һәр елны төрле ысуллар кулланып, яңа елга теләкләр тели? Теләгәнеңә ирешәчәгеңә ышансаң, алар чынга аша диләр. Бүген сүз яңа 2023 елга теләк теләү ысуллары турында барачак

1. Өч чәчәк таҗы

Моның өчен чәчәкләр кирәк булачак. 31 декабрьдә 23.00 сәгатьтә өч чәчәк таҗын өзеп ал да, хыялың һәм теләкләреңне әйтеп, үзең яраткан эчемлеккә сал. Шуннан аны чыршы төбенә куй. Төгәл 00:00да, сәгать сукканда, чәчәк таҗлары салынган эчемлекне эчеп бетерергә кирәк.

2. Мендәр астында 12 теләк

00:00дан соң 12 кечкенә кәгазьгә берешәр теләк язып чык. Аларны бер-берсеннән аерып, мендәр астына сал. Иртән, карамыйча гына, бер кәгазьне мендәр астыннан ал. Нәкъ син тартып чыгарган теләк яңа елда тормышка ашырга тиеш.

3. Үзеңә хат язу

Яңа ел җитәргә бер сәгать кала, үзеңә матур теләкләр теләп хат яз. Хатта син ирешергә теләгән әйберләрне төгәл итеп тасвирла. Аны киләсе елга туры килә торган төстәге (әйтик, 2023 елда ул зәңгәр, сары, яшел яки кызыл) конвертка сал. Сәгать сукканда, хатны кулыңда кысып тот һәм үзеңнең анда язылган хыялың турында уйла. Аннан соң конвертны яшерен урынга алып куй.

4. Сигез әфлисун

Бу йола Кытайда бик еш кулланыла. Чөнки анда әфлисун бәхет һәм муллык символы дип санала. Әлеге ритуал өчен сигез матур әфлисун алырга кирәк. Аларны өйгә кергәндә, тупса аша берәм-берәм төрле якка тәгәрәрлек итеп ыргыт. Шуннан соң үзеңә бөтен эшеңдә дә уңыш телә. Аннары әфлисуннарны җыеп, аларны кәрзингә салып куй. Яңа елның беренче җиде көнендә иң якын кешеләреңә көн саен бер әфлисун бир, ә сигезенчесен үзең аша. Моның кадәр катлаулы эш башкарганнан соң синең тормышың яңа елда бик әйбәт булырга тиеш!

5. Тылсымлы чыршы

Төгәл 00:00да чыршының бер кечкенә генә ботагын кисеп ал да, үзең генә калып, аңа үз теләгеңне ачык итеп әйт. Аннан караватың янына, суга ботакны куй. Иртә белән чыршының коелган энәләрен санарга кирәк. Әгәр дә саннар җөп булса, теләгең киләчәктә тормышка ашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев