«КӘЕФ» МЕДИАЛАБОРАТОРИЯСЕ АЧЫЛЫШЫННАН ФОТОРЕПОРТАЖ
9 февраль көнне без, «Ялкын» журналы редакциясе, «Кәеф» медиалабораториясе ачылышы тантанасын уздырдык. Чарада Казанның популяр блогерлары, «Insight people» продюсерлык үзәге вәкилләре, яшь журналистлар катнашты. «Good Night show» командасы килгән кунакларга кызыклы уеннар әзерләгән иде. «Караш» төркеме исә үзләренең чыгышын бүләк итте.
«Кәеф» медиалабораториясе кысаларында өч аерым студия җиһазланган, аларның һәрберсе функциональ яктан төрле локацияләргә бүленгән. «Кәеф» медиалабораториясе журналистларга, PR-белгечләргә, коммуникацияләр өлкәсендә эшләүчеләргә төрле мөмкинлекләр тәкъдим итә. Биредә онлайн очрашулар өчен лекторий, презентация өчен сәхнә, подкастлар төшерү студиясе, циклорамада зәвыклы фотосессия, вертикаль видеолар төшерү зонасы һәм туры эфирлар уздыру урыны бар.
Медиалабораторияне ачу тантанасында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев катнашты. «Инде өч студия эшләп китте. Журнал кеше арасында үзенчә итеп яши башлады. Яшьләр дә бик күп килә. Әлбәттә, кәгазь вариант та кирәк, аңа төпле итеп карыйсың. Хәзерге заманда социаль челтәрләр, мессенджерлар бар, аларга видеоконтент кирәк. Барыгызны да котлыйм. Киләчәктә дә бергәләп, шатланышып эшлик», – дигән тәбрикләү сүзләре җиткерде Айдар Сәлимгәрәев.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков исә киләчәкнең блогерлар кулында булачагын искәртте. «Әйдәгез, бергәләп эшлик. Яңа буын блогерларын үстерик. Киләчәк алар кулында», – диде ул үз чыгышында.
«Кәеф» медиалабораториясен ачу тантанасына шулай ук Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та килгән иде. «Бу проект татар телен үстерү максатына юнәлдерелгән. «Кәеф» медиалабораториясе эксперимент кына түгел, ул Татарстан һәм Татарстан яшьләре өчен зур нәтиҗәле хезмәт булырга тиеш», – диде министр.
Фирүзә ЗАКИРҖАНОВА фотолары
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев