Логотип Идель
Бу – тема!

ИРТӘНГЕ АШКА БӘРӘҢГЕ САЛАТЫ: ЧИТ ИЛ КЕШЕЛӘРЕ ИРТӘН НӘРСӘ АШЫЙ?

Көн саен бертөрле иртәнге аштан туйган булсаң, чит ил кухнясы белән танышырга кирәк. Дөньяның төрле почмакларында иртәнге ашка нәрсә әзерлиләр: солы боткасы, тавык йомыркасы, ә бәлки бәрәңге салатыдыр? Тулырак бу турыда язмада белә аласың.

АКШ: «Чаган сиропы булса, берни кирәкми безгә!»

Америкалылар иртәнге ашка чаган сиропы (кленовый сироп) белән коймаклар яисә бекон белән йомырка тәбәсе әзерләргә яраталар. Бу традицияне алар бозмаска тырыша. Бик ашыкканда инде сөт белән буталган кукуруз лачаулары (хлопья) ашарга мөмкинләр.

Италия: «Бер круассан мөмкинме?»

Италиядә иртәнге аш туклыклы түгел. Алар чын итальянча капучино һәм круассан белән генә чикләнеп калалар. Тик аларын да италиялеләр озак итеп сайлый. Әйбәт пешерелмәгән круассаннан Алла сакласын!

Япония: «Бәрәңге салаты һәм тагын бераз гына балык, дөге, аш, йомырка һәм кофе булса, миңа җитә».

Японнарда иртәнге аш икегә бүленә: традицион һәм көнбатышка. Традицион иртәнге аш дөге, балык, мисо ашы һәм норидан тора. Ә көнбатыш – кыздырылган майлы ипи, йомырка, кофе һәм бәрәңге салатыннан. Менә шундый үзенчәлекле иртәнге ашлар тәкъдим итә алар.

Кытай: «Ашымны ашамый, эшкә бармыйм!»

Кытайларның өстәлендә иртән зур тәлинкә белән аш, токмач, күмәчләр, пешкән ит, коймаклар, һәм, боларның артыннан эчеп куярга,соя сөте бар. Иртән боларның барысын ничек кенә әзерләп бетерәләрдер, күз алдына да китереп булмый.

Австралия: «Хәзер, ипиемне генә ашыйм да, чыгам».

«Веджимайт» пастасы Австралия халкының милли ашамлыгы рәтенә керә. Аны ипигә, крекерларга ягып ашыйлар. Ул пастаның тәме шулпаны хәтерләтә.

Индия: «Ясмыктан ясалган кабартмаларың булмаса, мин иртәнге ашны үземдә ашыйм».

Ә бу илдә традиция буенча иртәнге аш «Идли» дигән юка кабартмалардан (лепешка), яшелчә, дөге һәм балыктан тора. «Идли»лар дөге һәм ясмыктан әзерләнә.

Боливия: «Әй, малай, сальтеньясларың бармы?»

Сальтеньяс – Боливиянең иртәнге аш өчен традицион камыр ризыгы. Алар кечкенә,итле, баллы соуслы кабартмалар рәвешендә пешерелә. Боливиялеләр аны бик яратып ашый.

Барысын да истә калдыра алдыңмы? Ә хәзер, бар, төшке ашка булса да бу ризыкларны ясап ашап кара әле, ошаса, иртә саен нәрсә әзерлим микән инде дип баш ватмаячаксың. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев