Логотип Идель
Бу – тема!

ИМТИХАНГА ДӨРЕС ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ

Югары сыйныф укучылары имтиханнарны ниндидер серле дөнья итеп күрә. Бүгенге язмада исә без экспертлар, ягъни БДИны тикшерүчеләр белән берлектә, имтиханнар турында сөйләшербез һәм шушы серләр тулы дөньяның яңа якларын ачарга ярдәм итәрбез. Киттек!

 

Әбҗәлилова Энҗе Фәрит кызы:

«Сүз байлыгын арттырырга кирәк»

– Инглиз теленнән БДИ биргәндә укучылар түбәндәге хаталарны ясыйлар:

1) текстны тыңлаганда, синонимнарга игътибар итмәү;

2) текстны укыганда, игътибарсыз булу, төп сүзләрне билгели белмәү;

3) грамматикада заманнар белән эшләү;

4) электрон хат белән эссе язганда, теманы тиешенчә ачмау.

Инглиз теленнән имтихан бирергә әзерләнгәндә, иң беренче чиратта, сүз байлыгын арттырырга кирәк. Шулай ук күнегүләр эшләргә, грамматик кагыйдәләрне кабатлап чыгарга һәм күп итеп аудиоязмалар тыңларга киңәш итәр идем.

Имтихан тапшырыр алдыннан борчылырга кирәк түгел. Әгәр дә сез яхшы әзерләнгән булсагыз, барлык темаларны, шаблоннарны кабатлап чыгыгыз һәм зур ышанычыгыз белән БДИга барыгыз!

Аппеляция турында сөйләшәбез

Аппеляцияга килгәндә, ул ике төрле була:

1) имтихан барышы буенча;

2) имтихан нәтиҗәләре буенча.

Әгәр аудиториядәге организатор бланкны вакытында китермәсә, камералар тиешенчә эшләмәсә, чит кешеләр аудиториягә керсә, организатор бәдрәфкә чыгармаса – укучы имтихан барышы буенча аппеляциягә бирә ала. Әмма балалар күбесенчә икенче төр буенча аппеляция бирә.

Имтихан нәтиҗәләре буенча аппеляция баллар билгеле булгач, ике көн эчендә бирелергә тиеш. Бу бары тик язма өлешенә генә карый. Аппеляцияне бирү өчен мәктәп директорына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу эшне башкарыр алдыннан, яхшылап уйларга тәкъдим итәм, чөнки баллар кимергә дә мөмкин. Һәр елны БДИда үзгәрешләр күренә. Алар күбесенчә мәктәп программасында яңа темалар барлыкка килү белән бәйле. Шулай ук төгәл булмаган темалар да алыштырыла.

 

Камалова Эльвира Мидхәт кызы:

«Вакытны ялга сарыф итү яхшырак»

– Химия буенча БДИда 12, 18 нче биремнәрнең катлаулылыгы югары, чөнки дөрес җаваплар саны алдан билгеле түгел: алар икедән дүрткә кадәр булырга мөмкин. 28 нче мәсьәләдә җавапта табылган санның түгәрәкләнү төгәллегенә игътибар итәргә кирәк. Дөрес түгәрәкләнмәү аркасында, укучылар еш кына бу биремдә хаталар ясый.

Шулай ук 33 биремдә хаталар җибәрәләр, чөнки мәсьәлә шартларын игътибарсыз укыйлар, матдәнең структур формуласын дөрес төземиләр.

  Химия буенча БДИга әзерләнгәндә түбәндәге аспектларга игътибар итәргә кирәк:

– имтихан, кодификатор һәм спецификация структурасын өйрәнү;

– сыйфатлы уку материалларын (дәреслекләр, укытучылардан ярдәмлекләр, үзөйрәткечләр һәм башка өйрәтү әсбапларын) куллану;

– үткән ел биремнәрен эшләү;

– имтиханга әзерлекне 10 нчы сыйныфта башлау. Әгәр 9 нчы сыйныф укучысы химия буенча имтихан тапшырган икән, аның төп белемнәре инде бар һәм БДИга әзерләнгәндә күпкә җиңелрәк булачак.

Имтихан алдыннан ничек тынычланырга кирәклеге турында берничә киңәш.

БДИ буласы көн алдыннан йокы туйдыру, вакытны ялга сарыф итү яхшырак. Шулай ук визуальләштерү дә әйбәт булыша: моның өчен имтихан тапшырганда игътибар туплаганыгызны һәм тыныч халәтегезне күз алдына китерергә кирәк.

 Әгәр дә сез имтихан темаларын яхшы белсәгез, дулкынлану дәрәҗәсе кимиячәк. Шуңа күрә көн саен билгеле бер темага вакыт бүлеп, эш һәм ял көннәрен алдан планлаштырырга кирәк.

Нутрициологияне белгән химик буларак, мин гадәттә балаларга һәм әти-әниләргә стресслы ситуациядә организмга ярдәм итү өчен магний препаратларын кабул итәргә киңәш итәм.

Шуны онытмагыз: БДИ ул – сынауларның берсе генә, аның барышында бары тик мәктәп программасының белемнәре генә тикшерелә.

 

Дустым, без сиңа ышанабыз. Имтиханнарыңны югары балларга бирерсең дигән теләктә калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев