Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛ КИЧЕНӘ КАДӘР НӘРСӘЛӘР ЭШЛӘП ӨЛГЕРЕРГӘ? ЧЕК-ЛИСТ

32 көннән яңа елга аяк басабыз. Аңа хәтле нәрсәләр эшләп өлгерергә, Яңа ел кәефен ничек күтәрергә соң? Моны вак-вак әйберләрдән башларга кирәк. Сиңа чек-лист тәкъдим итәбез. Куллан һәм илһамлан!

1. Чыршы уенчыклары ал.

Гирлянда, төрле-төрле уенчыклар, йолдызлар, хлопушкалар кәефне күтәрә. Уенчык шарларның төрле төсләрен сайла, яраткан персонажларың булган фигураларны сатып ал.

2. Яңа ел җырларын тупла.

Тәк, әле ноябрь ахыры гына, әмма Яңа ел исен китерә башларга вакыт. Әнә шундый җырлар плейлистын туплый башла әле. Гирлянда белән бизәлгән кичке бүлмәңдә колонкадан шул җырларны кабызып, рәхәт һәм җылы атмосферага чумарга соңга калма!

3. Яңа ел фильмнарын кара.

Кевинның берүзен калдыру вакыты җитте, әйе! «Один дома»ның бөтен өлешләрен, фантастика жанрындагы киноларны ноутбугыңа йөклә. Аннан икенче пункттагы кебек, гирляндалар утында шуларны мандариннар ашап карап ят. Менә рәхәт булыр!

4. Шәп бүләкләр эзли башла.

Кемгә нинди бүләк алу турында алдан кайгырта башласаң яхшырак. Чөнки Яңа ел җитә башлаганда, кибетләрдә кеше арта, ыгы-зыгы куба. Шуңа күрә, ашыкмыйча гына, тәмен белеп, иркенләп иң кадерлеләреңә бүләкләр эзләргә чыгып кит.

5. Кышкы эчемлекләр әзерлә.

Иң салкын һәм карлы вакытта беләсеңме нәрсә җылыта? Какао, хуш исле чәй һәм глинтвейн! Термоска салып, үзең белән паркка йөрергә алырга да була.

6. Хат яз.

Әгәр дә син әле дә Кыш бабайга ышанасың икән, хатны аңа язарга мөмкин. Ә инде бөтенләй могҗизалардан өметеңне өзгән булсаң, үз-үзеңә яисә якыннарыңа яза аласың. Хатта бу ел эчендәге үзгәрешләр, бәхетле көннәр турында искә алырга була. Шулай ук рәхмәт сүзләрен дә кыстырып җибәрергә мөмкин. Инде күптәннән әйтергә кыймый йөргән сүзләр өчен иң туры килгән мизгел җитте, соңлама! 

7. Шугалакка бар.

Монысын берничек тә төшереп калдырырга ярамый. Әкренләп шугалакларны әзерли башладылар. Җылы итеп киенеп, иң кадерле кешең белән бергә боз мәйданын яуларга ашык. Яхшы итеп шуа белмәсәң дә, шугалак күтәренке кәеф бүләк итәчәк.  

8. Имбирле печенье пешер.

Какао, глинтвейн, мандариннар, гирлянда һәм ... имбирле печенье – иң шәп команда! 100 % Яңа ел кәефе өчен әнә шул хуш исле печенье генә җитми тора. Пешерүе дә авыр түгел, якыннарың да куана, өстәвенә, өйдә бәйрәм атмосферасы да туа.

9. Яңа ел белән бәйле спектакльгә бар.

Инде күптән театрга барганың юктыр инде. Яңа ел алдыннан кызыклы һәм могҗиза тулы спектакльләр күп куела. Шуларның берәрсенә энекәш һәм сеңелләрең белән барып килә аласың.

10. Серле Санта уенында катнаш.

Дусларың, сыйныфташларың һәм группадашларың белән Серле Санта уйнарга була. Моны Яңа елга 2-3 атна кала эшләргә мөмкин. Бу сезне бер-берегезгә тагын да якынайтачак.

11. Кар бабай әвәлә.

Ничә яшьтә генә булма, әмма Кар бабай әвәләү һәрвакыт кызык, һәм балачакка алып кайта. Үз йортың янында яисә берәр паркта ясап куярга мөмкин. Кар бабайны бераз шаян, көлкеле халәттә ясасаң, тагын да кызыграк булачак. 

12. Яңа ел элементлары булган кием ал.

Үзеңә шундый йомшак һәм бәйрәм вайблы свитер, пижама яисә бияләйләр бүләк ит. Могҗизалы Яңа ел вайбы бөтен җиргә сеңгән булырга тиеш, хәтта киемгә дә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев