Логотип Идель
Бу – тема!

ГЫЙБРӘТ АЛУ ӨЧЕН: КАРИЕВТА – «12 АДЫМ»ЛЫ КӨРӘШ

Кичә Г.Кариев театры өр-яңа һәм гадәти булмаган «12 адым» спектаклен тәкъдим итте. Спектакль яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркотикларга бәйлелекне булдырмау буенча махсус программа кысаларында әзерләнгән.  

Дөресен генә әйткәндә, бу премьераны түземсезлек белән көттем. Кариев театры премьера саен тамашачыларга ниндидер яңа һәм гаҗәеп тарих сөйли. Бу юлы театр бик тә актуаль проблема – наркотикларга бәйлелеккә мөрәҗәгать итә.

Спектакльне куючылар наркотикларның һәм тыелган препаратларның җирәнгеч булуын мөмкин кадәр күрсәтергә теләгән. Бай гаиләдә үскән Камил (Рамил Вафин) исемле яшүсмер үзенең йөргән кызы Алинә (Рузанна Хәбибуллина) һәм дусты Артик (Муса Камалов) белән рәхәтлек алырга теләп тыелган препаратларга сузыла. Нишләп соң беркайчан да мохтаҗлык күрмәгән Камил кинәт наркотиклар белән «дуслашырга» була? Камилнең әти-әнисе улларының мондый юлга кереп китүен белми дә кала. Әти кеше улының тормышы, аның нәрсә белән шөгыльләнүе, кемнәр белән аралашуы, дус булуы турында бөтенләй белми һәм кызыксынмый да. Әгәр Камилнең әти-әнисе тиешле игътибар күрсәтсә, аны башкачарак тәрбияләсә, бәлки, малай мондый ук хәлгә тарымас та иде.  

Сәхнәдә бу авыру белән берләшкән дусларның көндәлек тормышы бизәкләрсез, ничек бар, шулай сурәтләнә. Яшүсмерләрнең беренче тапкыр наркотик матдәләр белән танышуы, алардан барлыкка килгән «сыну», холык үзгәрү – чирнең җирәнгеч һәм ятышсыз яклары артистлар тарафыннан бик оста һәм ышанырлык итеп җиткерелә. Геройлар тарткалаша, рәхәтлек китерүче матдәне алырга акча эзли, кеше кыяфәтен югалта. Биредә геройлар без гадәттә театрларда ишетеп өйрәнгән матур әдәби телдә түгел, ә урамча һәм ямьсез сүзләр кыстырып сөйләшә. Сәхнәдә кыз һәм егетләрнең әкренләп кеше кыяфәтен югалтуын күзәтү тамашачыда (миндә) ниндидер курку катыш кызгану хисен уятты, вакыт-вакыт каз тәннәре чыгарды. 

Сәхнәдә геройлар тыелган препаратларны куллана башлауны гына күрсәтеп калмый. Спектакльдә әлеге «чирдән» котылу – 12 адымнан торган чара  тәкъдим ителә.

«Миңа калса, шушы 12 адымның иң мөһиме – беренче адым. Наркомания, эчкечелеккә бирелгән кешеләр «мин кайчан телим, шунда туктый алам», дип саный. Ә чынлыкта исә алай түгел. 12 адымның беренчесендә син чынлап та үзеңнең бәйлелектә икәнеңне аңларга тиеш. Ә калган адымнар бер-берсенә бәйләнеп бара», ди спектакльдә психолог ролен башкаручы Гөлназ Галимуллина.

«12 адым»ның режиссёры Әминә Миндияр спектакльне бәйлелеге булган бөтен кешегә дә карарга киңәш итә. «Монда сүз наркотикларга бәйлелек турында гына бармый, чөнки тормышта безнең һәрберебезнең нинди дә булса бәйлелеге бар», – ди ул.

Дөрестән дә, һәр кеше үз бәйлелеге белән көрәшергә, көн саен бер-бер артлы адым ясап, тормышын «чистартырга» тиеш. Пьеса бик тере яңгырый, чөнки аның үзәгендә яшәргә тырышучы, бу тормышта буталган, әмма, шуңа карамастан, үзенең иң зур фаҗигасе белән көрәшүче кеше сурәтләнә.   

Фотолар Г.Кариев театрының Вконтакте төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев