ГАШЫЙКЛАР КӨНЕНӘ НӘРСӘ БҮЛӘК ИТӘРГӘ?
Язмада Гашыйклар көненә бүләкләр исемлеге белән уртаклашабыз. Кечкенә генә бүләк белән дә хисләрне белдереп, мөнәсәбәтләрнең никадәр кыйммәтле булуын күрсәтергә мөмкин. Бер-берегезгә ясаган сюрприз бәйрәмне икегез өчен дә күңелле итәргә булышсын!
Плед
Йомшак, уңайлы һәм җылы плед кемгә генә кирәк түгел икән? Кызык һәм «мимишный» язмалар булган плед бүләк итәргә тәкъдим итәбез. Аның белән уралган саен, яраткан кешең сине исенә төшерәчәк.
Свитшот
Кыз, егет өчен дә шәп вариант бу! Универсаль өс киеме замана яшүсмерләре өчен аеруча актуаль. Бәлки яраткан кешеңнең күптән кызыгып йөргән свитшоты булгандыр әле. Оверсайз модель текә дә, уңайлы да булачак. Эчтән кат-кат киенергә яраткан кешегә бигрәк тә.
Пижама
Кызык принтлы модельләрне сайла: борчак, шакмак яки хайваннар белән. Классик төр дә ошарга тиеш. Иң мөһиме матур булып кына калмасын, ә уңайлы да булсын. Тукымасына игътибар ит.
Сурәт
Хәзер бүлмәгә парлап төшерелгән сурәтләр ясатып элү модага кереп китте. Бик яхшы вариантлар эзләп табарга мөмкин. Сурәт һәрвакыт бер-берегез турында искә төшереп торачак.
Бүләкләр белән тартма
Тартмага татлы бүләкләр, ванна тозын, су сала торган матур шешә яисә термостакан куярга мөмкин. Әзер бүләкләр белән тартма алганчы, үзең аларны җыйсаң, ул тагын да кадерлерәк. Ә үзең кулдан язган язу да өстәсәң, бигрәк тә «мимишно» булачак. Безнеңчә, яраткан кешең моңа бик сөенәчәк.
Зур лампа (светильник)
Интернет-кибетләрдә бик матур һәм креатив лампалар тәкъдим ителә. Моны иң кирәкле бүләкләрнең берсе дияр идек. Яраткан кешеңнең нәрсәгә өстенлек бирүенә карап сайла. Неон лампалар бүләк итәргә киңәш итәбез. Чөнки мондый лампа эшләгәндә тавыш чыгармый һәм аның уртача яктылыгы күзләргә зыян китерми.
Театрга билетлар
Монысы инде күбрәк театр яратучыларга туры килә. 14 февраль көнне икәүләп берәр җиңел мәхәббәт комедиясенә барырга була. Алдан афишаларны карап, алгы урыннардан билет алып куй.
Бьюти-бокс
Егет кеше йөргән кызына шушындый бүләк бирә ала. Әгәр дә син косметикада бернәрсә дә аңламыйсың икән, яраткан кешеңнең дус кызына, апасына яисә сеңлесенә мөрәҗәгать ит. Алар сиңа йөргән кызыңның нәрсә белән кызыксынуы турында сөйләп бирәчәк. Шулай ук әзер бьюти-бокслар да сатуда бар. Ләкин алганда, башта яхшылап аның составын карарга кирәк булыр.
Хушбуй
Бьюти-бокс темасын дәвам итеп, сөйгәнеңә хушбуй бүләк итәргә тәкъдим итәбез. Бәлки аның инде күптәннән алырга теләгән һәм хыялланган хушбуе бардыр. Монда инде ялгышырга ярамый. Төгәл генә яраткан кешеңнең нинди исләргә өстенлек бирүен белергә кирәк. Моңа кадәр бер дә кулланмаган һәм гадәти исле булмаган парфюмны алмау яхшырак. Аннан караңгы почмакта тик ятуы бар.
Сезнең өчен мөһим булган дата белән йолдызлы күк картасы
Йолдызлы күк картасы кебек оригиналь бүләк сезнең мөнәсәбәтләрдәге мәгънәле датаны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Гашыйклар көненә бу сюрприз әзер булсын дисәң, хәзер үк заказ турында уйлан.
Иҗади шөгыльгә сертификат
Икәүләп балчык белән әвәләү, рәсем ясау кебек җирләргә барырга мөмкин. Иҗади шөгыль сезне тагын да якынайтачак һәм күп кенә уңай, күңелле хисләр бүләк итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 января 2025 - 11:12
ИЛЬЯ АВЕРБУХ КАТНАШЫНДА WINTER FEST ФЕСТИВАЛЕ «КАРА КҮЛ» ПАРКЫНДА УЗАЧАК
-
14 января 2025 - 16:33
ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ 5НЧЕ ЭТАБЫ КАЗАНДА УЗАЧАК
-
9 января 2025 - 14:57
ГЫЙНВАР АЕНДА КАЗАНДА TEN SPIRIT БРЕЙКИНГЫ БУЕНЧА БАЛАЛАР-ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
Нет комментариев