Логотип Идель
Бу – тема!

ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР СЛЁТЫ СТАРТ АЛДЫ

Бүген «Идел» яшьләр үзәгендә республиканың эшләүче яшьләренең IV слеты старт алды. Өч көн дәвамында иҗади яшьләрне эшлекле уеннар, мәдәни программа һәм түгәрәк өстәлләр көтә. Слетның рәсми ачылышында без дә булып кайттык.

Слетны ачу тантанасы фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Тумановның яшьләрне сәламләве белән башланып китте. Ул үзе дә, катнашучылар кебек үк, бу чараны елдагыча бик көткән булган. Бирегә килгән яшьләр «Наше время – Безнең заман» фестиваленең киләчәктәге катнашучылары. Дмитрий Туманов кат-кат фестивальнең рухи һәм әхлакый яктан нинди зур әһәмияткә ия булуы турында искәртеп торды.

Быел фестивальнең зур бәйрәме – унынчы туган көне. Ул республиканың 300дән артык оешмасыннан якынча 1,4 мең яшь кешене җыячак. Һәм биредә катнашу – бөтенләй бушлай. «Наше время – Безнең заман» проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов сүзләренчә, фестивальдә Гран-прины бары команда гына алырга мөмкин. Катнашучылар үз сәләтләрен «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты», «Оешманың визитка-презентациясе» номинацияләрендә күрсәтергә тиеш.

Слетта әле беренче тапкыр гына килүчеләр да, шулай ук инде берничә ел рәттән җиңүчеләр дә бар. Слет дәвамында эшләүче яшьләрнең остазлары буларак «Наше время – Безнең заман» фестиваленең Гран-при ияләре катнашачак. Шуларның берсе – фестивальнең «тәҗрибәле» катнашучысы Евгения Нәсибуллина:

Мин – «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ командасы капитаны. Монда, иң беренче чиратта, без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырбыз дип уйлыйм. Шулай ук үзебез дә спикерлардан нәрсәгә дә булса өйрәнәчәкбез. Без  өч тапкыр Гран-при иясе булдык инде. Әлбәттә, елдан-ел аны алу кыенрак, ләкин без һәрвакыт биеклеккә омтылабыз,  – дип уртаклашты Евгения.

Слет әле башланды гына, ә яшьләрнең көч-дәрт һәм энергиясе спикерларга, хәтта безгә дә  күчәргә өлгерде. Алар яныннан көн буена җитәрлек күтәренке кәеф һәм мотивация алып кайтып киттек.

Фотолар фестивальнең сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев