Логотип Идель
Бу – тема!

DUOLINGO, FOCUS TO-DO, БЕТАФИЗИКС: СТУДЕНТЛАР ҺӘМ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН КИРӘКЛЕ КУШЫМТАЛАР

Duolingo

Duolingo – чит телләрне өйрәнергә булыша торган гади платформа. Биредә җаның теләгән телне сайлап алып була. Монда хәтта бүләкләү системасы да бар: челленджда катнашу яки беразга гына үзеңнең прогрессыңны «туңдырып» тору өчен, биредә «алмазлар» куллану мөмкинлеге тудырылган. Әле  тагын рейтингта (лигада) башка катнашучылар белән дә көрәшә аласың.

School

Бу кушымта исә җиңел генә көндәлекне, язмаларны, черновик һәм хәтта кайбер дәреслекләрне дә алыштырырга сәләтле. Монда расписаниене тутырырга, өй эшләрен язарга, дәрес азагына кадәр калган вакытны карарга, төп фәннәр буенча урнаштырылган формулалардан файдаланырга, хәтта классташлар һәм укытучыларның исем-фамилияләрен тиешле бүлеккә кертергә дә мөмкинлек бар.

Орфография русского языка

Рус телендә дөрес итеп сөйләшү, кагыйдәләрне белү мәктәп укучылары өчен дә, студентлар өчен дә бик мөһим. Кыскасы, кушымта сиңа сүз байлыгыңны гади тестлар аша үстерергә ярдәм итә ала.

Бетафизикс

Физика – авыр, ләкин шул ук вакытта бик тә кызыклы фән. Әгәр сиңа физикадан биремнәрне чишәргә, формулаларны искә төшерергә кирәк булса, «Бетафизикс» сиңа ярдәмгә килергә әзер. Монда барлык мәктәп программасы да бирелгән һәм ул җайлы гына итеп тестларга, контроль эшләргә әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк. Өй эшләреңне дә сиңа нәкъ менә ул эшләп бирергә әзер.

Focus To-Do

Вакытыңны дөрес бүлә белмәсәң, игътибарыңны еш кына читкә юнәлтергә яратсаң, бу кушымта сине коткарачак. Беләсеңме ничек? Сиңа бары тик вакытны һәм йөкләнгән бурычларны дөрес бүләргә өйрәнергә кирәк. Кушымтаның стандарт схемасы – 25 минут буе эш һәм 5 минут ял.

Таблица Менделеева 2021

Химия фәнен өйрәнүне бу таблицасыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Аның һәрчак күз алдында булуы мөһим. Ә бу кушымта белән сиңа кирәкле элементны табу бик җиңел булачак. Киңәйтелгән версиясендә сине өстәмә рәвештә эрүчәнлек таблицасы, элементның фотосурәте һәм аның чынбарлыкта һәм лаборатория шартларында ничек күренүе көтәчәк.

ReaderPro – скорочтение

Бу күнекмә балаларга һәм яшүсмерләргә кыска гына вакыт эчендә зур күләмдәге мәгълүматне тупларга ярдәм итә. Кушымта Шульте таблицасы белән генә шөгыльләнергә мөмкинлек бирем калмыйча, күп кенә башка күнегүләр дә тәкъдим итә. Игътибарлы булу, когнитив сәләтләрне үстерү, логик фикерләү, хәтерне яхшырту һәм, әлбәттә, уку тизлеген арттыру  – боларның барысын да көненә нибары 5 минут кына шөгыльләнеп үзләштерә аласың.

Lexilize Flashcards

Флеш-карточкалар – чит телне тиз һәм җиңел итеп өйрәнер өчен популяр ысул. Кушымта сиңа чит телдәге сүзләрне карточкалар ярдәмендә ятларга булыша ала. Теләгән телеңне сайлап, син үзең дә карточкалар булдыра алачаксың.

Слово дня

Бу кушымта сиңа җиңел итеп инша, изложениеләр язарга булышачак. Сүз байлыгыңны үстерәсең килсә, бирегә рәхим ит! Телефоныңа  хәбәрнамәләр системасын көйләп куй да, көн саен телефоныңның төп экранында бер яңа сүз белән таныш. Терминнар, архаизмнар, сленг, жаргонизмнар һәм диалектлар – болар барысы да синең кесәңдә булачак.

SoloLearn

«SoloLearn» – IT технологияләрне өйрәнү өчен тулы бер материаллар коллекциясе. Иң кирәкле программирование телләре сиңа программист һөнәрен үзләштерергә ярдәм итәчәк. Биредә син беренче тапкыр үзеңнең кодыңны булдыра аласың, шулай ук монда синең профессионалларга мөрәҗәгать итү мөмкинлегең дә бар. Программа еш кына материаллар базасын яңарта, практик өлеше төрле дәрәҗәләрдән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев