ДИЛИЯР БОРҺАНОВ: «МӘЗӘКЛӘРНЕ КҮБЕСЕНЧӘ ЮЫНУ БҮЛМӘСЕНДӘ ЯЗАМ»
Шаярта белүче, аеруча моны сәхнәгә менеп башкаручы татар яшьләре бүген әллә ни күп түгел. Бармак белән генә санарлык дисәк тә була. Шуларның берсе – «Әйдә ШаяРТ» татар лигасының гран-при иясе, вице-чемпионы Дилияр Борһанов!
Исеме: Дилияр Борһанов
Туган көне: 16.06.2003
Укый: КФУ ИФМК
Туган җире: Зәй районы
«КАЛГАННАРНЫ КҮЗӘТЕП, ҮЗЕМНЕ ЯХШЫРТАМ»
– Дилияр, ничә яшьтән юмор белән кызыксына башладың?
– Кызыклы сорау. Аны икегә бүлеп була: юморны күзәтү һәм үзем яза башлау. Мәзәкләр белән мин кечкенә чактан ук таныш, чөнки гаиләдәгеләргә яхшы юмор хисе хас. Мәзәкләр белән кызыксыну әниемнән килгәндер дип уйлыйм. Ул кызык һәм «тәмле» итеп сөйли белә. Сәхнәгә дә кечкенәдән чыга башладым. Ул вакытта миңа 5-6 яшьләр тирәсе булгандыр, сценкаларда уйный идем. Ә инде КВНга килсәк, беренче тапкыр кулыма микрофонны 2017 елда алдым.
– Бу өлкәдә кумирларың бармы?
– Бәләкәй чакта бар иде. Хәзер мин төрле юмористик проектларга, шәхесләргә эш күзлегеннән карыйм, анализ ясыйм. Шуны да билгеләп узарга кирәк: без татар юмористлары белән элемтәдә торабыз, фикер алышабыз, тәҗрибә белән уртаклашабыз. Шуңа күрә хәзер ул ниндидер шөгыльгә әверелгән сыман. Калганнарны күзәтеп, үземне яхшыртам.
– «Татарлар шаярта белми» дигән сүзләр белән килешәсеңме? Ни өчен күпчелек шулай уйлый икән?
– Бу сүзләрне минем берничә мәртәбә ишеткәнем бар. Бу бик кызык. Гомумән алганда, бөтен татарлар өчен җавап биреп булмый. Ә инде юмор өлкәсенә килсәк, әлеге вакытта Россиякүләм югары һәм премьер лигаларда безнең Татарстаныбызның ике командасы уйный. Югары лигада – Әлмәт, премьер лигада – Чаллы командасы. Татарлар татарча гына түгел, русча да әйбәт шаярта!
– Мәзәкләр кеше күңеленә үтеп керсен өчен нинди булырга тиеш?
– Урысча җавап бирсәм, аңлаешлырак булачак: «чтобы вызвать смех, нужно сломать ожидания». Бүгенге көндә актуаль темага да булса, мәзәк тагын да яхшырак булачак. Яңа «пешеп» чыккан мәзәккә тамашачының игътибары бөтенләй икенче төрле. Ә элеккеге темаларга багышланганнары кешеләрне бик көлдерми.
«МИҢА БҮТӘН КЕШЕНЕҢ РӨХСӘТЕ КИРӘКМИ: НИНДИ МӘЗӘК СӨЙЛИСЕМ КИЛӘ, ШУНЫ СӨЙЛИМ»
– Мәзәкләрне үзең уйлап чыгарасыңмы? Алар кайчан һәм ничек туа?
– Мин – командамның авторы: үзем уйныйм, язам. Моннан тыш калган командаларга да булышам әле. Тик ул «Әйдә ШаяРТ»та түгел, ә бүтән лигаларда. Гадәттә, мәзәкләр язу методикасын кулланам. Үз шаблоннарым бар һәм мин аларга төрле хәлләр өстим. Тик болай язылганнарның изюминкалары булмый сыман. Мәзәкләрне күбесенчә юыну бүлмәсендә язам. Бу эшне тагын йоклап китәр алдыннан башкарырга була.
– Син ИФМКның КВН командасына яңа сулыш та өргәнсең икән әле! Сөйләп уз әле, ничегрәк булды ул хәл?
– Үзең турында мондый сүзләр ишетү бигрәк рәхәт икән. Баштарак мин урыс КВНында уйный идем. 2нче курста миңа татфак командасын җитәкләргә, «Әйдә ШаяРТ»та чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр. Әлеге хәбәрне миңа уенга аз вакыт калып барганда әйттеләр һәм мин командама кеше тупларга өлгермәдем. Гомумән, мин оештыручы гына булырга тиеш идем. Әмма үз өстемә җаваплылык алып, уенда катнаштым һәм җиңдем!
– Үзең генә чыгыш ясауның уңай һәм тискәре яклары?
– Уңай һәм тискәре яклары бертигез. Үземне бүтән командалар белән чагыштырганда, миндә «стоппер» юк. Командада күп кеше булса, без бергәләшеп ни дә булса уйлый алабыз. Ә үзем генә булганда, мин берәр нәрсә уйлыйм һәм аны ахырына кадәр җиткезәм. Туктатып үз фикерен белдерүче юк. Шул ягы авыррак. Бүтән командалар белән чагыштырганда, мин мәзәкнең сыйфатына күбрәк игътибар итәм. Үзең генә чыгыш ясауның уңай ягы – миңа бүтән кешенең рөхсәте кирәкми: нинди мәзәк сөйлисем килә, шуны сөйлим.
– Татар юморын үстерү өчен нәрсәләр эшләп була дип уйлыйсың?
– Миңа калса, ниндидер заманчалык, яшьләр өчен мәзәкләр кертергә кирәк. Бүгенге көндә татар юморы инде үсеп килә. Моңа, әлбәттә, төрле проектлар, стендаплар ярдәм итә.
«Дустымның песие бәбәйләгән иде. Без аның белән капка төбендә утырабыз һәм ул песи балаларын сыйпап утыра. Авылыбызда Зөлфәт исемле бер абзый бар. Ул алпан-тилпән урам буйлап йөри. Булат аны бик яратып бетерми. Ә Зөлфәт абый моны сизми. Безнең янга да «сугылды» бу. Исәнләштек. Китми дә китми һаман. Булатның песиен тартып алды. Боргалый-боргалый карый, кызыксына башлады. Шуннан сорый: «атамы?», ди. Дустым: «юк, атмый», – ди.»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев