Логотип Идель
Бу – тема!

ДИҢГЕЗ БУЕНДА КЫЗЫНУЧЫ СЫЕРЛАР, ЧАКМЫЙ ТОРГАН БАЛ КОРТЛАРЫ ҺӘМ СТАЛИН ДАЧАСЫ

Җәйнең иң кызган мәле июль башында «Ялкын»да бер ел эшләгәч, ял алып, Адлер-Абхазия-Сочи маршруты буенча сәяхәткә барырга булдым. Шулай итеп, моңарчы бер дә очкычта очмаган, диңгез күрмәгән кешенең язмасы белән танышырга әзерләнегез. «Сәяхәтче язмалары»нда иң исемдә калган мизгелләр белән бүлешәчәкмен. Киттек!

30 июнь

Рейсым сәгать 14:30га билгеләнүгә карамастан, таң ату белән торып, кат-кат әйберләремне барладым. Соңга калмыйм дип, сәгать 11дә үк такси белән Казан аэропортына кузгалдым. Анда адаша-адаша үз рейсыма теркәлдем. Шушы мәшәкатьләр белән йөреп, очарга куркуымның эзе дә калмады. Ә инде очкычка утырып, болытларга күтәрелгәнне күргәч, бала кебек сөендем. Кыскасы, 3 сәгать чамасы очып, караңгы төшкәндә (ә ул якларда кояш иртә бата икән) мин инде Адлер кунакханәсенә килеп, үз бүлмәмә урнаштым.

1 июль

Иртән-иртүк, кеше торганчы дип, диңгез күрергә юнәлдем. Кара диңгезне башкача, тонык итеп күз алдына китергән идем мин. Баксаң, ул күк төсендә һәм үтә күренмәле икән! Кызыклы факт: бу диңгез элек-электән йөзүче, балыкчыларны давыллар белән каршылаган. Шуңа күрә алар аңа Кара диңгез дип исем биргән. Кара кунакчыл түгел дигәнне аңлаткан. Кыскасы, минем беренче ике көнем диңгездә коенып, «кояшта янып» үтте. Аннан мине биредә бер нәрсә гаҗәпләндерде: Адлер урамнарында чүп савытлары урнаштырылмаган. Үзең белән чүп салырга пакет тотасымы икән инде?

3 июль

Көннәр буе диңгез саклап булмас дип, «Тылсымлы Абхазия буйлап сәяхәт» исемле экскурсиягә билет сатып алдым. Шулай итеп, иртәнге 6да, мин яшәгән урыннан ерак түгел тукталыштан бер тулы автобус кеше җыелып, чит илгә кузгалдык. Абхазиягә үтәр өчен, чиктә тикшерү узу шарт иде. Ә чиктә кырмыска оясыдай – халык җыелган. Барысының да нәкъ менә бүген таулар иленә сәяхәткә барасы килгән. Берәр сәгать чамасы кызуда әлсерәп, һәрберебез үзенең бары «яхшы ният» белән генә илгә барырга теләвен дәлилләгәч, юлны дәвам иттек. Экскурсовод – чын абхаз кызы Сәйдә безгә сәяхәт буе туган иле турында кызыклы итеп сөйләде, гореф-гадәтләр белән бүлеште. Абхазия – тау, кыялар, шарлавык һәм фирүзә төсле елгалар иле. Безнең машина йөртүче, Завын бабай (ул үзе шулай атауны теләде) экстримны яратучы булып чыкты. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе юк, Абхазия халкы кайнар канлы, алар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре язылмаган. Без монда хәтта бер генә юл инспекторын да күрмәдек. Җитмәсә, биредә бөтен җирдә дә тасманы хәтерләтүче тау юллары, шунлыктан автобуста селкенеп, башларны бәрә-бәрә барырга кирәк. Кыскасы, экстремаль, әмма шул ук вакытта күңелле сәфәр.

Безнең беренче тукталышыбыз – Гагра шәһәре. Анда килеп эләгү белән, кинода гына күргән СССР атмосферасына чумдык. Ни өченме? Бу шәһәр Советлар Союзы заманы кешеләренең иң яраткан ял итү урынының берсе булган. Монда хәтта Иосиф Сталинның дачасы да бар. Дачада куркынычсызлык максатыннан беркайчан да якты ут кабызылмаган. Биредә – берничә йокы бүлмәсе, тик анда бары тик Сталин үзе генә төн куна алган. Ул төненә берничә тапкыр йокы бүлмәсен алыштырырга яраткан. Шунлыктан, хәтта сакчылар да аның нинди бүлмәдә булуын белмәгән. Сүз уңаеннан, юлбашчының дачасын 300-400 кеше саклаган.

Экскурсовод Сәйдә сөйләве буенча, абхазлар өлкәннәргә аеруча зур хөрмәт белән карый. Ә мәрхүм туганнарын алар үз йортлары янында ук җирли.
Иң мөһим әйберне әйтергә онытканмын: абхазлар – бик кунакчыл халык. Алар кунакны үзләренең кыргый бал кортлары балы һәм кызыл виноград шәрабе белән «сихерли». Моны хәтта ниндидер бер йола дип кабул итсәң дә була. Тагын шуңа игътибар иттем әле: Абхазия ир-атлары ябык гәүдәле. Ә менә биредәге урам этләренең бик симез һәм зур булуы мине гаҗәпләндерде.

Юлдан барганда, сәяхәтчеләрне шактый күп сыерлар озата. Бу илдә сыерлар Һиндстандагы кебек үк изге хайван санала икән. Абхазия сыерлары хәтта диңгез буена барып, рәхәтләнеп кызына, кичкә таба өйләренә үзләре кайта белә.

Икенче тукталыш – Пицунда һәм Афон шәһәрләре. Афон безне 19 гасырда барлыкка килгән Яңа афон шарлавыгы белән каршы алды. Биредә яшьләр очрашырга ярата икән. Сүз уңаеннан, абхазларда ярату турында сөйләү һәм хисләр күрсәтү оят санала, монда мәхәббәт аңлатмыйлар.

Киләсе нокта – Яңа афон Симон-Кананит ирләр монастыре. Ул Греция монахлары тарафыннан Афон тавында салынган. Монастырьнең эчке ягы бигрәк тә матур һәм зәвыклы эшләнгән.

Болардан кала без тагын Юпшар каньоны, Зәңгәр күл, Абхазиянең 900 метр биеклектә урнашкан йөзек кашы – Рица күлен, чакмый торган бал кортларын һәм тагын күп кенә җирләрне күрергә өлгердек. Кыскасы, 14 сәгать эчендә без бу әкияти илне аркылыга-буйга гизеп, төнгә генә арып-талып бүлмәләргә кайтып кердек.

6 июль

Мин Сочи шәһәренең үзәгенә барырга уйладым. Бу көньякта урнашкан шәһәр нәрсәләре белән мактанганын беләсезме? Әлеге урын илебезнең иң зур курорты булып санала. Сочи таулар һәм диңгез белән уратылган, һәм елның якынча 300 көне биредә кояшлы уза. Монда хөрмә, мушмула, инҗир, фэйхоа һәм эвкалипт үсә. Әйе, Сочи – тере табигать музее. Мәсәлән, өс һәм аскы яклы итеп урнашкан дендрарий берәүне дә битараф калдыра алмый. Чөнки биредә 1800 дән артык үсемлек һәм агач төре җыелган. Аның бер почмагында үзеңне джунглида, икенчесендә – пальмалар арасындагы утрауда, ә өченчесендә – һәрберебез күреп үскән, шаулап торган урманда кебек хис итәсең.

Сочиның тагын бер туристлар яратып бара торган җире – Ахун тавы. Биредәге матур манзараны күреп, Сталин таң кала һәм 1936 елда аның кушуы буенча 663 метр биеклектә манара төзелә. Бу ноктадан Сочи табигатенең бөтен матурлыгы һәм Кавказ тауларының сыртлары ачыла. Иң югары баскычтан әлеге сурәткә күз ташлап, үпкә тутырып тау һавасын сулагач, син үзеңне табигатьнең бер кечкенә күзәнәге итеп тоясың. Әлеге хис-кичерешләрне аңлатып булмый, аны барып күрергә кирәк.

7 июль

Истанбулга баргач, һичшиксез, теплоходта йөзеп, акчарлаклар ашатырмын дип хыялланган идем. Андый бәхет әлегә татымады. Ә менә Сочиның диңгез вокзалына төшеп, зур теплоходта ачык диңгезгә чыгу миңа эләкте. Бер сәгать буе зәңгәрсу диңгездә йөзеп, аның чиксез икәнлеген дельфиннар да безгә күрсәтеп барды кебек. Ул көнне алар бик актив һәм туристларга шат иделәр. Ләкин моның минем өчен башка ягы да бар иде шул: теплоходта сәяхәт иткәндә укшып, башым әйләнеп тилмердем. Тик, шуңа да карамастан, матур-матур фотолар һәм видеолар ясарга өлгердем.

9 июль

Сочи дигәч, иң беренче «Роза хутор» күз алдына килеп баса. Аны күрмәсәң, Сочига бармадың дисәң дә була. Бу популяр тау чаңгысы курорты җәй дә, кыш та үзенә актив ял яратучы туристларны җәлеп итә. Кышын биредә чаңгы шуып булса, табигать яшелләнгәч, туристлар рәхәтләнеп күтәргечләрдә биек ноктага менеп, матурлыкны күзәтә ала.

10 июль

Минем кечкенә сәяхәтем ахырына якынлашты, ә китәсе килми. Бар җирдә шашлык, сыр һәм суджук (казылык) исе аңкып торган урамнар, диңгез һәм таулар хәзер үк сагындыра башлады. Икенче елга бирегә кайтырга сүз биреп, шаулаган диңгезгә күрешкәнчегә кадәр, дип кул болгадым. Миңа калса, ул мине көтәчәк! J

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев