«КОРБАН-ФЕСТ» БӘЙРӘМЕНДӘ БЫЕЛ НИЛӘР БУЛА?
Быел барлык мөселманнарның изге бәйрәме, Корбан гаете, 6 июнь, җомга көненә туры килә. Елдагыча шушы уңайдан Казаныбызда зур чара – «Корбан-Фест узачак». Бәйрәм кайда була, кунакларны ни көтә? Бу хакта матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
«Корбан-Фест» бәйрәме быел 6 июнь көнне 14:00-18:00 сәгатьләрдә олылар өчен Казансу яр буенда, балаларга – «Елмай» паркында узачак. Бу чара бик масштаблы, күңелле булыр ди оештыручылар.
«Ният» фонды башкарма директоры Нияз Усманов:
«Бу фестивальне карарга, безнең тәҗрибәне алырга башка төбәкләрдән киләләр. Мин бу хакта горурланып әйтә. Корбан гаетен бу кадәр зур итеп үткәрү әлегә бездә генә, башкалар кабатлый алганы юк», – дип искәртте.
«КОРБАН-ФЕСТ»ТА НИЛӘР БУЛА?
- Сәхнәдә халык артистлары чыгышы, заманча җырлар.
- Фуд-корт зона.
- Хедлайнер – Салават Фәтхетдинов.
- Хатын-кызларга «Татар кызы» дип исемләнгән лекторий булачак. Аерым будка торачак, лекцияләр 2дә башлана, һәр сәгать саен бер кеше сөйли. Барлыгы – 6 лектор. Тематикаларга килгәндә: медицина, психология, балалар белән мөнәсәбәтләр, танылган татар хатын-кызлары турында чыгышлар һәм леторийга бер блогер чакырулы.
- Трюклар, циркачлар һәм жонглерлар чыгышы, балаларга аквагрим, атынчыклар зонасы.
- Яулык бәйләргә өйрәтү остаханәсе һәм һәр кызга яулык бүләккә бирелә.
- Егетләргә «полоса препятствий» ярышлары узачак, шәп бүләкләр оту мөмкинлеге.
- 150ләп сату ноктасы.
- Милли элементлар, кием, аксессуарлардан килгән кешеләргә алма бүләккә.
- Балалар өчен көрәш ярышлары узачак, 1 урынга – сарык бүләккә.
- Биш фотозона, күбәләкләр паркы күргәзмәсе булачак, балаларга күбәләк бүләк итәчәкләр.
- Балалар ярминкәсе була, үзләре әйберләр алып килеп, башка балалар өчен үзләре сатачаклар.
- «Гали Баба» әкиятен сәхнәләштерү
Әлеге чара турында: «Бу бәйрәм күбрәк дини белем-тәрбия бирү түгел, нәкъ тә менә балалар өчен, алар Корбан гаете турында белсеннәр дип үткәрелә. Чөнки әти-әни иртәнге намаз, корбан чалулар белән мәшгуль була, балалар бәйрәмнең ни икәнен белми дә кала. Шуңа күрә кызыксынган теләсә кем килә ала монда», – дип аңлатты «Ал таң»мәчете имам-хатыйбының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Махиянова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев