Логотип Идель
Бу – тема!

ДИАБЕТ ХӨКЕМ КАРАРЫ ТҮГЕЛ, Ә ЯШӘҮ РӘВЕШЕ

Кечкенәдән әти-әнием миңа һәрвакыт: «Кызым, баллыны күп ашама, юкса шикәр авыруы килеп чыгарга мөмкин», – дип әйтә килделәр. Күп ашамасам да, 16 яшемдә әлеге диагноз белән очраштым. Һәм шул вакыттан башлап диабет турында күп мәгълүматлар туплап, әлеге авыруны җентекләп өйрәнә башладым. Бу язмамнан үземдә шикәр авыруы барлыгын ничек белүемне, аның сәбәпләре һәм билгеләре турында белә алырсыз.

Ачыклык кертер өчен диабет төшенчәсенә аңлатма биреп үтим. Диабет – кандагы глюкоза дәрәҗәсенең күтәрелүе белән характерланган авыру. Шикәр авыруы берничә төргә бүленә:

– 1 типтагы яки инсулинга бәйле шикәр диабеты;

– 2 типтагы яки инсулинга бәйсез шикәр диабеты;

– гестацион диабет (йөкле булганда барлыкка килә).

Миндә 1 типтагы диабет, аның сәбәбе булып ашказан асты бизенең бета-күзәнәкләренең зарарлануы тора. Нәтиҗәдә, инсулин җитми һәм хроник гипергликемия (канда глюкоза дәрәҗәсенең күтәрелүе) барлыкка килә. Гадәттә, бу авыру балалар һәм яшүсмерләр арасында очрый, ешрак 10-13 яшьтә. Ләкин ул өлкән яшьтә дә барлыкка килергә мөмкин, күпчелек очракта 40 яшькә кадәр ачыклана.

Үземдә шикәр авыруы барлыгын мин очраклы гына белдем. Анализлар биреп йөргәндә табиб: «Кандагы шикәр дәрәҗәң – 17.5, синдә диабет булырга мөмкин», – диде. Әлбәттә, без моңа ышанмадык. Ләкин антитәнчекләргә бирелгән анализ табибларның фикерен раслады. Табиб диабет барлыкка килүнең мөмкин булган сәбәпләрен әйтеп китте. Алар арасында – нәселдән килү, стресс, башка аутоиммун авырулар, вирус һәм инфекцияләр. Шулай ук әйләнә-тирә мохитнең кайбер тәэсирләре шикәр чиренә китерергә мөмкин (мәсәлән, игезәкләрнең геннары бертөрле булуына карамастан, бары тик 30-50% очракта гына икесе дә авырый). Шикәр диабетының симптомнарын да атап китик: сусау, еш бәдрәфкә бару (бу организмны сусызландыруга китерә), яраларның әкрен төзәлүе, авыру кешенең авызыннан ацетон исе килүе, сулыш алу һәм йөрәк тибешенең ешаюы, бик тиз ябыгу, күз күрүе начарлануы. Миндә булган симптомнарга килсәк ул, һичшиксез, сусау һәм ябыгу.

4 ай эчендә бөтен нәрсәне ашап та, 20 килограммга ябыктым һәм авырлыгым су эчкәнгә кими дип уйладым. Тик ялгышканмын булып чыкты.

Шикәрне нормада тоту өчен инсулинны дөрес дозада кадарга өйрәнү кирәк, югыйсә гипогликемия яки гипергликемия белән очрашырга мөмкин.

Гипогликемия – кандагы глюкоза дәрәҗәсенең 4 ммоль/лдан ким булуы. Бу очракта тиз үзләштерелә торган углеводлар ашарга кирәк (шикәр, сок). Кан глюкозасы кимү гипогликемик комага китерергә мөмкин. Бу күбесенчә организмга артык күп инсулин кертүдән була. Бу халәтне гипергликемиядән куркынычрак дип санала, чөнки гипогликемик комадан чыгару күпкә авыррак. Беренче вакытта шикәр төшкәндә тән калтырый башлый, аның белән генә калмый, баш әйләнә, уйлау авырая, берни дә аңламый башларга мөмкинсең. Мәсәлән, беренче тапкыр шикәр төшкәндә, мин үзем белән баллы әйбер булуга карамастан, кибеткә чаптым (бу шул ук уйлар чуалуга бәйле). Соңрак экзотик җиләк-җимешләр бүлегендә басып торганда башыма «мин Африкада нишләп йөрим соң?», дигән уйлар килде. Үз аңыма килеп, тизрәк сокны эчтем. Әмма кибеттән инде чыгып барганда, сатучы апаның артымнан нидер кычкыруын ишеттем. Ә мин карта һәм телефонымны калдырып чыгып киткәнмен икән.

Гипергликемия – кандагы глюкоза дәрәҗәсенең 10 ммоль/лдан югары булуы. Бу очракта инсулин инъекциясе ясарга кирәк. Диабет белән авыручыларда кан глюкозасының кинәт 33 ммоль/лдан артуы диабет комасының төп сәбәбе булып тора. Бу хәл инсулин җитмәү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шәхсән минем шикәрем күтәрелеп гипергликемия булганда бик каты йокым килә, хәлем бетә, сөйләшергә авыр була башлый. Тагын исә полиневропатия (диабетның нерв системасына тәэсире аркасында өзлегү) булганга күрә уң аягым оеша.

Гипогликемия һәм гипергликемия булмасын өчен инсулин дозасын төгәл һәм дөрес исәпләү мөһим. Моның өчен алман диетологлары икмәк берәмлекләре (хлебные единицы) системасын уйлап тапканнар. Аны ризыктагы углеводларны санын якынча исәпләү өчен кулланылар. Бер ИБдә 10-12 грамм углевод бар. Мәсәлән: этикеткада «100 граммга 70 г углевод», дип язылган икән, димәк, порциядә 35 г углевод (яки якынча 35 г / 12 г = 2,9 ИБ) була. Шикәр диабеты белән авыручы кешеләргә бер тапкыр утырып ашаганда 7 ИБ артык ашамаска киңәш ителә. Тәүлек нормасы кешенең көндәлек активлык дәрәҗәсенә һәм тән массасы индексына бәйле рәвештә исәпләнә.

Әлеге диагноз белән яши башлаганда мин бик курыктым. «Шикәрем төшеп, янымда баллы әйбер булмаса нишләрмен?», «Кунакка барганда ничек ашармын?», дигән меңнәрчә сораулар борчу салды. Инсулин кадый торган шприц чит әйбер, ә күтәрелгән шикәр коточкыч хәл кебек тоелды. Хәзер инде ияләштем, диабет минем өчен хөкем карары түгел, ә яшәү рәвешенә әйләнде.

Кызганычка каршы, диабетны дәвалап булмый, әмма инсулин куллану, спорт белән шөгыльләнү һәм дөрес диета тоту шикәрне норма чикләрендә сакларга мөмкинлек бирә, һәм диагнозның зурга китүенә юл куймый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев