ДЕПРЕССИЯДӘ БУЛГАН КЕШЕГӘ ТОП-5 НАЧАР КИҢӘШ
Әгәр сезнең якыннарыгыз, дусларыгыз арасыннан кем дә булса сезгә үзенең психик халәтенә зарлана, үзендә депрессия булуын әйтә икән, иң яхшысы – әлеге кешене бүлдермәскә, тыңларга һәм, кирәк булса, яхшы табиб киңәш итәргә. Әмма еш кына, ярдәм итәргә теләп, без, киресенчә, барысын да бозабыз.
Мондый сүзләрне, әйтүдән бигрәк, әйтми калу хәерлерәк:
1. «Эшсезлектән тилмергәнгә шулай ул»
Мондый сүзләрне, баш-аягы белән эшкә чумганнарның борчылырга вакытлары юк, дип уйлаучылар әйтергә ярата. Әлбәттә, бу сүзләрдә дөреслек юк түгел. Әмма депрессия – авыру һәм депрессия чорында, онытылыр өчен, үз-үзеңне күп эш белән күмү, киресенчә, зыянга гына булырга мөмкин.
2. «Имиджыңны үзгәрт, маникюр ясат»
Депрессия кичергән кешеләр яхшы белә: мондый вакытта бизәнү түгел, иртән битне дә юасы килми. Һәрбер эш, хәрәкәт авырлык белән эшләнелә. Юыну бүлмәсенә барып җитеп, душ керү – үзе үк җиңү. Тышкы кыяфәткә бәйле артык манипуляцияләрдән бернинди файда булмаячак, чөнки проблема – эчтә.
3. «Әнә фәләннең тормышы тагын да авыррак, ул зарланмый бит!»
Мондый ситуациядә кемнедер үрнәк итеп кую – коточкыч начар идея. Бу сүзләрдән соң, депрессия белән тилмерүче кеше күңел төшенкелегенә өстәп гаеп хисе дә кичерә башларга мөмкин.
4. «Меҗмелдәмә!»
Мондый сүзләр белән сез үзегезгә карата булган хөрмәтне юкка чыгарачаксыз. Һәм, табигый, ул кеше сезгә нинди дә булса борчулары турында сөйләүдән туктаячак.
5. «Моңайма!»
Монда нинди дә булса коментарийлар артык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев