Логотип Идель
Бу – тема!

ЧОКЕРЛАР – 2022 ЕЛНЫҢ ТРЕНДЫ

XX гасырда Коко Шанель ярдәме белән чокерлар популярлашкан. Танылган модельер бәрхет, ефәк, күн тасмаларны куллана торган булган. 2022 елда да чокерлар зәвыклы аксессуар булудан туктамый: яшь кызлар көннән-көн алар белән муеннарын бизи. Без сиңа чокерларның берничә төрен тәкъдим итәргә телибез.

«Тату»

Бу чокерлар тәндә рәсемне хәтерләтә, шуңа күрә аның исеме дә шулай атала. Җепләрнең махсус техникасы ярдәмендә чокер яхшы сузыла. Аны эре төймә яки боҗра белән тулыландырырга мөмкин.

«Бисер»

Гадәттә, мондый төр чокер төсле ташлар белән бизәлә. Аны җиңелчә күлмәк, сарафан, шулай ук джинс күлмәк белән дә тагалар. Әлеге бизәнү әйбере ярдәмендә язгы һәм җәйге образлар тудырырга мөмкин.

«Юка бау»

Калынлыгы 3 ммдан артмаган әлеге бауны егетләр дә муеннарына тага. Шулай ук бу чокерны берничә катлап та кулланырга була. Андый очракта аңа кулон, боҗра да өстиләр.

«Энҗе»

Vivienne Westwood һәм Saint Laurent ярдәме белән энҗе соңгы берничә елда популярлыгын югалтмый. Энҗеле чокер теләсә кайсы киемне бизи ала. Ул бигрәк тә бохо стилендәге образга, шулай ук кырыс костюмга бик яхшы туры киләчәк.

«Челтәр»

Челтәрле чокерлар муенны озынрак һәм нечкәрәк күрсәтергә сәләтле. Алар зәвыклы, шул ук вакытта нечкә күңелле кызларны бизәячәк. Әлеге чокерлар матур ташлар һәм төймәләр белән тулыландырыла.

 «Тоташмаган муенса»

Stella McCartney һәм Tommy Hilfiger үз коллекцияләрендә берничә төрле тоташмаган йөзек кебек – ярымайлы һәм геометрик формалы модельләр тәкъдим итә. Алар җиңел һәм муенны озынрак итеп күрсәтә.

«Бәрхет»

Ким Кардашян, Кендалл һәм Кайли Дженнер, Тэйлор Свифт, Рианна еш кына бәрхеттән ясалган чокерларны тага. Бу аксессуарны ачык җилкәле, киң итәкле күлмәкләр белән кию киңәш ителә. Бәрхет чокерларны башка төрле озын муенсалар белән тагу да бик зәвыклы күренәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев