БЕР АЧЫШ – МЕҢ ДӘ БЕР ФИЛЬМ!
Кешеләр тормыш иткән дәвердә ачышлар ясарга омтылып яши. Әгәр син серле галәм дөньясы белән кызыксынасың һәм аның турында күбрәк белергә телисең икән, без сиңа ярдәмгә килә алабыз! Әйдә, галәмне фильмнар ярдәмендә ачыйк!
«Марсианин», 16+
Жанры: фәнни-фантастик фильм
Бу фильм – кино өлкәсендә зур уңыш казанган проект. Сюжетына килгәндә, фәнни экспедиция вакытында, чит планетада көчле генә давыл була, дуслары һәлак булгандыр дип уйлап, хезмәттәшләре Маркны калдырып китәләр. Авыр шартларда калган җирле кешенең максаты хәзер бер: ничек тә булса үз гомерен саклап калып, җирдә яшәүчеләргә хәбәр салырга тырышу. Герой максатына ирешерме? ( Пе. Си. Фильмның популярлыгына йогынты ясаучы фактор булып кинода барган хәлләрне фәнни яктан аңлатып булу тора. Биредә барган вакыйгаларга әкият дип кенә карамыйсың, аларга логик аңлатма табып була. Шәп бит!)
«Время Первых», 6+
Жанры: тарихи, маҗаралы фильм
Фильмда 60 нчы елларда СССР һәм АКШ арасында барган «галәм ярышы» күрсәтелә. Ю. Гагарин айга очканнан соң, безнекеләр ачык галәмне гизү хыялы белән яналар. Космонавтларыбыз Павел Беляев, Алексей Леонов «Восход - 2» ракетасы белән бу карарны гамәлгә ашыралар. Кыю егетләребез нинди кыенлыклар белән очрашыр? (Пе. Си. Әлеге фильм күпләргә биредә СССР мохите булу белән кадерле. Бүгенге тормышны калдырып торып, үткәнгә кайтып килү дә кызык эксперимент.)
«Контакт», 12+
Жанры: фәнни-фантастик драма
Биредә кешелекне күп еллар борчыган мөһим сорау күтәрелә. Төп героиня, Элли Эруоэй, кечкенәдән йолдызлар турында хыяллана һәм ниндидер ят көчләргә, шул рәвешле бу дөньяда тагын кемнәрдер яшәвенә ышана. Фильмда шунысы игътибарга лаек: дин һәм фән капма-каршы куела. Аларның һәрберсенең бу мәсьәләгә карата үз фикерләре бар. «Контакт» тирән уйларга бирелү өчен дә кулай. Мәңгелек тормыш һәм үлем, мәхәббәт темалары күтәрелгәнгә күрә, үз шәхесеңдә казынып, рухи чистарынуга да ирешеп була дип уйлыйм.
«Космос между нами», 16+
Жанры: фантастика, мелодрама
Әлеге романтик рухлы фильмда яшүсмерләр мәхәббәте, фантастик вакыйга буларак ике ярның төрле планеталарда яшәве күрсәтелә. Эчтәлегендә уналты ел элек барган вакыйга, җир шарыннан Марска очкан колонизаторлар тормышы сөйләнелә. Бу төркем кешеләр арасында авырлы ханым да була. Гаҗәп хәл дип аның Марста туган улын атый алабыз. Әлеге бала, үсә төшкән саен үзенең туган планетасы, әтисе турында күбрәк белергә хыяллана. Җирле бер кыз белән танышып, максатына якын килә. Соңрак үзе дә колонизаторлардан рөхсәт алып бу планетага сәяхәт итү турында уйлана, әмма аның органнары җирнең тарту көченә каршы тора алмыйча, чарасызлыкка китерәләр. Үз карарыннан баш тартырмы егет? Сөеклесе һәм туганнары белән очрашу өчен нинди чаралар кулланыр?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев