Логотип Идель
Бу – тема!

АГНОСОФОБИЯ яки «ӘНИ, МИҢА НИШЛӘРГӘ?»

Сине киләчәгең турында уйлар, алдагы билгесезлектән курку еш борчыймы? Сиңа киләчәк тормышың караңгы бер упкын, ә син үзең галәмәт дөньяда берүзең, ялгызың калган төсле тоелганы бармы? Гомумән, син билгесезлектән, киләчәктән һәм мөстәкыйльлектән куркасыңмы? Әгәр дә җавапларың әйе икән, котлыйм, димәк, синдә агнософобия.

Кызыклы факт:

Агнософобия (латинчадан agno – билгесезлек,төгәл аңламау һәм fobia – курку), ягъни мөстәкыйльлектән, киләчәктәге тормыштан курку хисе хәзерге вакытта балигъ булганнарның 40 процентында һәм яшүсмерләрдә күзәтелә. Балаларда әлеге фобия сирәк (8%) очрый.

Мәктәптән соң... упкынга

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, барлык яшьләрдә дә «кая барырга» дигән уй туа. Кайберәүләр кайсы ВУЗга керәчәген алдан уйлап куйган булса, башкаларны киләчәк куркыта. «Әгәр дә мин бер югары уку йортына да керә алмасам», «Әгәр мине беркая да эшкә алмасалар», «Әгәр дә мин үземне таба, билгеле бер өлкәдә ачыла алмасам» һәм башка бик күп шундый уйлар бораулый да инде безнең баш миебезне.

Бервакыт дус кызым: «Мин 11 нче сыйныфка кая барырга белмәгәнгә генә калдым. Мәктәп туйдырса да, киләчәк хакында уйлыйсым, мөстәкыйль тормыш башлыйсым килми... Киләчәктән куркам мин», – дип әйтеп салгач, тирән уйга баттым...

Әйе, чыннан да, билгесезлек куркыта шул. Әмма гомер буе куркып, яисә әти-әни җилкәсендә генә яшәп тә булмый бит. Һичшиксез, алар сиңа булышачаклар.

Үз-үзем өчен җаваплылыкны аласым килми

Мәктәптә укуны кайберәүләр яратып бетермәсә дә, шунысы шәп: синең өчен укытучы абый-апалар һәм әти-әниең җаваплы. Алар синең өчен барысын да диярлек әзерләп куялар. Сиңа бары укырга кирәк.  Әмма мәктәпне тәмамлагач сиңа үз киләчәгең хакында уйлана башларга туры килә. Киләчәк һөнәреңне сайларга, үз гаиләңне тәэмин итәргә әзер булырга тиешсең. Билгеле, җаваплылык куркыта. Киләчәк хакындагы уйлар борчуга сала. Мәктәптә уку гына рәхәтрәк бит, әйеме? Ләкин иртәме-соңмы сиңа мөстәкыйль тормыш белән яшәргә туры киләчәк. Шуңа күрә алдан ук әзер булсаң, рәхәтрәк.

Бирешәсе түгел!

Әгәр дә син дә күпчелек яшьтәшләрең төсле йокысыз төннәрдә башыңны мендәргә терәп, киләчәк хакында уйланасың икән, димәк, сиңа тизрәк тынычланырга, үз-үзеңне табарга кирәк! Чөнки соңыннан гади курку хисенең чын-чынлап «фобия»га әверелүе бар. Әйдә, үз-үзеңне аңлап кара. Йөрәгеңне тыңла. Сиңа кайсы өлкә якынрак икән? Бәлки синдә музыкага, яисә рәсемгә сәләт бардыр? Иң мөһиме: киләчәктән курыкма. Аңларга тырыш, сине бары якты һәм кызыклы киләчәк көтә. Һәр кешенең үз урыны бар, һәм син барыбер аны табачаксың.

Уртага салып сөйләш

Сиңа билгесезлектән куркудан ничек котылып булуын әйтимме? Иң әйбәт чара – әниең, я булмаса әтиең белән бу темага тәфсилләп сөйләшеп карау. Алар сиңа үз фикерен әйтерләр, син үзеңнеке белән бүлешерсең. Аларның тәҗрибәсе зуррак, бәлки, алар сиңа син үзең дә көтмәгән шәп киңәш бирерләр, киләчәгең турында уйларга ачыклык кертерләр. Иң мөһиме, кызмыйча, аларның киңәшләрен, фикерләрен тыңла. Ничә яшьтә булуыңа карамастан, син – аларның баласы. Һичшиксез, алар сиңа булышачаклар.

Агнософобка миннән биш лайфхак:

1. Интернетта төрле тестлар эшләп кара. Болар сиңа үз-үзеңне яхшырак аңларга булышачак.

2. Кайсы уку йортына керәсеңне алдан ук уйлый башла.

3. Барлык булган шөбһә-борчуларыңны көндәлек-дәфтәргә язып бар.

4. Киләчәгеңне бары күңелеңә ятышлы юнәлеш белән бәйлә.

5. Иң мөһиме, ышан: алда сине билгесезлек упкыны түгел, ә якты киләчәк көтә.

Дарья Пузикова иллюстрациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев