АЧЫК ТӨСТӘГЕ КАШЛАР, ЯШЕЛ СӨРМӘ: ЯЗГЫ МАКИЯЖ ТРЕНДЛАРЫ
Яз көне балкыйсы килә, шулаймы, кызлар? Язгы образны матур макияж белән тулыландырырга кирәк. Язмада соңгы мода показларында кулланылган макияж алымнарын тәкъдим итәбез. Бу сезонның төп трендларын үзегезгә алып куегыз.
Ачык төсләрдәге сөрмә (тень)
Кызгылт-сары, яшел, зәңгәр сөрмәләрне сайлагыз. Сөрмәне бөтен күз кабакларына яисә күзләрнең тышкы почмакларына ук сузып, стрелкалар кебек сөртегез. «Дымлы» эффектлы сөрмәләр матур күренә. Формалар белән эксперимент ясарга курыкмагыз.
Гаҗәеп стрелкалар
Әгәр дә сезгә стрелкалар килешә икән, яз көне аларны төсле подводкалар белән ясарга тырышыгыз. Берничә төсне бергә кушып, күз кабакларына чәчәкләр һәм нокталар ясарга була.
Балкып торган бит тиресе
Бу эффектка ирешү өчен беренче чиратта тирене дөрес кайгырту кирәк. Табигый балкышка ирешергә шулай ук җиңел текстуралы тон кремы һәм SPF продуктлары, шулай ук хайлайтерлар булыша.
Ачык төстәге кашлар
Бу трендны күп кенә чит ил йолдызлары кабатлады. Үзгәрешләрдән курыкмасаң, син дә кушыл! Моның өчен үз каш төсләреңнән берничә тонга яктырак төс сайла. Мондый ысул белән күзләр яктырак, ә йөз «йомшак» күренәчәк.
Ачык төстәге румяналар
Алсу, кызыл төсләрне сайларга тырышырга кирәк. Яңакларга гына түгел, күз кабакларына, чигәләргә дә сөртергә була. Румяна урынына иннек кулланырга да мөмкин. Румяналар образны яшәртеп, алсуландырып һәм сөйкемлеләндереп җибәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев