-32: КЫШКЫ СУЫКЛАРДА ТИРЕНЕ НИЧЕК КАЙГЫРТЫРГА?
Елның салкын вакытында бит тиресе тиз корый. Бу температураның үзгәрүе аркасында тиренең су балансы бозылуы белән бәйле. Әйтик, суыктан автобуска керәбез, салкынны җылы бүлмәгә алыштырабыз. Шуңа күрә һәр ел фасылында, бигрәк тә кышын бит тиресен дөрес кайгырту мөһим.
Чатнама суыкларда бит тиресен саклар өчен берничә ысул кулланабыз:
1. Тирене «йомшак» чаралар белән генә чистартабыз. Тирене чистарту процессын ел әйләнәсендә үткәрү мөһим. Бу аның яңаруын тизләтергә ярдәм итә һәм сеңдерү сыйфатларын яхшырта. Бит тиресе коры булса, аны чистарту чарасын атнага бер генә кулланырга киңәш ителә.
2. С витамины кергән крем кулланабыз. Ул салкын айларда ныгыта, коллаген җитештерүне активлаштыра. Моннан тыш, ул шулай ук биттәге яраларны да төзәтергә ярдәм итә.
3. Тирене даими рәвештә дымландырып торабыз. Дымландыра торган кремны сайлаганда, аның текстурасына игътибар итәргә кирәк. Куе крем кышкы салкыннарда бит тиресен саклаучы ролен үти.
4. Кайнар су белән юынмыйбыз, чөнки ул тирене тиз киптерә. Бүлмә температурасындагы су белән юынырга кирәк.
5. Болытлы һава торышында да SPFлы чаралар кулланабыз. Ультрафиолет нурлары елның шушы вакытында да актив. Кояш нурлары тәрәзәләр аша да үтеп керә ала. Йөзгә, муен, колак һәм кулларга көн саен кояштан саклану чарасын сөртергә киңәш ителә.
6. Бит тиресе гел сәламәт һәм йомшак булсын өчен, көн саен ким дигәндә 1,5 литр чиста су эчәбез. Спиртлы лосьон, душ геле һәм шампуньнәрне ыргытабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев