Логотип Идель
Бу – тема!

11нче СЫЙНЫФНЫ МӘСКӘҮ МӘКТӘБЕНДӘ ТӘМАМЛАГАН ЛИАНА МӨХӘМЕТДИНОВА: «ОНЛАЙН УКУ – МИНЕМ МӘХӘББӘТ»

БДИдан курыкмаган һичкем юк, диярсез сез. Бу алай түгел. Моңа дәлил – «Шәхес» сәхифәсенең яңа кунагы Лиана Мөхәметдинова. Лиана белән әңгәмә радиотапшыру тыңлагандай булачак, чөнки бу кызның гаҗәеп энергиясе, рухи көче сезнең алда яткан журнал битеннән үк сизелеп торачак – Лиананың каршына утырып сөйләшкәндәй булырсыз.

Хәтерләсәгез, Лиана «Ялкын» тышлыгында бер күренеп алган иде инде. Узган елны ул дөнья сәнгате буенча россиякүләм олимпиада призеры булды. Бу баш әйләндергеч җиңүдән соң, безнең гимназиягә тагын бер шаккаттырырлык яңалык килеп төште: «Лиана онлайн укуга күчә һәм 11нче сыйныфны ул башка мәктәптә укып бетерәчәк». Актаныш авылына ят булган мондый уку системасы һәркемдә төрледән-төрле сораулар уятты. Туры элемтәдә Лиана Мөхәметдинова үзе. Рәхәтләнеп тыңлагыз. Ой, укыгыз!

– Лиана, ни өчен онлайн укуга күчәргә карар кылдың?

– Чынлап әйткәндә, минем андый уйлар инде 7 нче сыйныфтан ук бар иде. Сәбәпләр күп булды. Беренчедән, кайвакыт ачу чыгып, беркемне дә: сирәгрәк – укытучыларны, ешрак сыйныфташларны күрәсе килмәгән чаклар булгалады. 10 нчы сыйныфның май аенда сыйныфташларыма, укытучыларыма  карата ышаныч югалды, минем күңелемдә нәрсәдер сынды кебек. Икенчедән, яңа гимназияне күргәч, мин анда үземне күрмәдем, укый алмам дип уйладым: яңа укытучылар, укучылар, танышлар... Мине анда күңел тартмады. Үз урынымда түгеллегемне аңладым, укытучыларым, сыйныфташларым, Венера Насыйховнаны бик яратсам да (Венера Насыйховна – Актанышта Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры – автор). Кая барып төртелергә белмәдем. Моңа өстәп, мин 8-9 нчы сыйныфлардан алып МХК өйрәндем, ә бу фәнне һәм минем аның белән кызыксынуымны беркем дә җитди кабул итми иде, укытучылар, сыйныфташларым аңламый иде, ә бу бик кыен хис. Тагын бер сыйныфташым белән сөйләшкән вакытта – ул да  документларын «IT-лицей»га тапшырган иде инде – ул миңа ЦПМ мәктәбе (ЦПМ – Педагогик осталык үзәге – автор) турында сөйләде. Мин гариза җибәрдем, икенче көнгә мине кабул иткәннәр иде инде.

– Әти-әниләрең бу карарга ни диделәр?

– Алар бу турында документларны барып алырга кирәк булгач кына белделәр. 9 нчы сыйныфтан соң әти-әни белән утырып, «IT-лицей»га китү турында сөйләшкән идем. Әмма ул вакытта мин – «айтишник» түгел, «мхкашник» дип, каушап, югалып калдым да күчмәдем,. Әти-әни минем мәктәпкә бәйле уңайсызлыкларымны шул вакытта кына белде. Мин аларга беркайчан да мәктәп тормышының авыр чакларын сөйләгәнем булмады, алар аның ак ягын гына беләләр иде. Мин 6 нчы сыйныфтан алып 10 нчы сыйныфка кадәр гимназиядә «яшәдем», айлар буе өйгә кайтмый йөрү минем психикага үзгәрешләр керткән иде һәм минем гел өйгә кайтасы килә иде. Әти-әни белән миңа уңыш елмайды, чөнки алар минем теләкләремә каршы чыкмадылар, ирек бирделәр. Алар миңа бу җитди адымны ясарга ярдәм иттеләр, ел дәверендә миңа ышандылар һәм көч бирделәр.

– Ни өчен нәкъ менә ЦПМ мәктәбе? 11 нче сыйныфка җиткәч яңа мәктәпкә яраклашу җиңел булдымы?

– Бу – Мәскәүнең текә уку йорты, анда үзең теләгән аерым фәннәргә, олимпиадаларга яхшы басым ясалганын, һәм минем өчен иң мөһиме – рус әдәбияты һәм МХК өлкәләрендә белем бирү системасы ныклы икәнлеген белгәч, анда керәсе килде. Әлеге мәктәпкә – ике генә ел. Узган ел анда 200-400 кеше булса, бу елны анда 1000 нән артык бала укый. Анда яңа укучылар күп. Без бик нык дуслаштык, чөнки безнең сыйныфта фикердәшләр җыелган һәм барысы да тарих, рус әдәбияты, МХК белән кызыксына.

– Син ике төрле укуны да татып караган кеше: онлайн да офлайн да. Сиңа кайсы ныграк ошый?

– Чын дөресен әйткәндә, онлайн уку – минем мәхәббәт. 9 нчы сыйныфта дистанцион уку булганнан бирле, мин мондый укыту системасына гашыйк булдым.  Мин бик дисциплиналы кеше, минем өчен иртә-кич өй эше эшләү җиңел, мин мондый эшне яратам. Мин үз планым буенча, үзем теләгән фәннәрне укый ала идем. Үземә ошамаган өй эшләрен тиз генә эшләп бетерәм дә, калган вакытта яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Онлайн укуда мөстәкыйль эшләрне берничек тә күчереп булмый иде.  Алар иҗади форматта иде, ничек кенә тырышсаң да, әз-мәз мәгълүмат табып, барыбер баш миен селкетеп алырга кирәк иде. Әлбәттә, дәрескә биш минут кала йокыдан торып, тиз-тиз юынып, пижама, яки теләгән башка нәрсәне киеп, теләсә нәрсә ашап утыру рәхәт. Бизәнмисең. Әдәбиятчылар булгач, бездә күбрәк укыр өчен  «тәрәзә»ләр бар иде. Шуңа күрә онлайн уку – минем йөрәгемдә мәңгегә һәм мин аны бернәрсәгә дә алыштырырга әзер түгел. Минем сыйныфта авыру балалар бар иде, элеккеге мәктәпләрендә аларны әрләгәннәр, кыланчык дип уйлаганнар, белешмәләре була торып та чит шәһәрләргә дәваланырга баруларын аңламаганнар, ә монда син күпмедер дәрес калдырганнан соң да, дәреснең язмасын карап, рәхәтләнеп укуда куып тота аласың.

– Өй эшләре ничек тикшерелә иде?

– Кайбер дәресләрдән өй эшен аларның платформасына беркетеп куярга кирәк, кайберләрен дәрестә тикшерә идек. Гади укыту системасында мәктәпләрдә дистанцион уку башлангач, күп кенә укытучыларның «Zoom»ны куллана белмәүләре ачыкланды, ә Мәскәүнең онлайн мәктәбендә укытучылар бу яктан шомарган иде инде. Аңлашылмаучанлыклар чыкса, без укытучылар белән чаттасөйләшә идек.

– Син бик актив һәм мәктәп тормышының уртасында кайный торган кеше. Сиңа өйдә уку күңелсез булмадымы?

– Әзрәк андый тойгылар бар иде. Әмма бу елны минем максатларым башка булды. Мондый әйберләр бераз алҗатканлыктан, мин үз-үзем белән генә калуыма шат идем, тыныч тормыш белән яшәдем. Ярты ел БДИ дип азапландым. Әмма ул вакытта да төрле бәйгеләрдә катнаштым. «Большая перемена», «РДШ» медиаүзәгендә «Артек»та булдым. Анда күп дуслар таптым. Миңа рәхәт иде. Берүзем булу ялыктырды алды, әмма мин дусларым белән очрашып, сыйныфташларым белән озаклап сөйләшеп вакыт үткәрдем.  Күп әйбер кешенең үзеннән тора, минем 11 нче сыйныф бик күңелле узды.

– «Заочно» укып БДИ га әзерләнеп буламы?

– Әлбәттә, була. Мәсәлән, минем рус теле укытучысы БДИ тикшерүчесе иде, ул безгә иң беренче булып яңалыкларны җиткерә иде. Дөрес тикшерә белә иде. Кешеләр барыбер БДИ га «Парта», «Умскул» кебек платформалар ярдәмендә онлайн әзерләнәләр бит. Үземә килгәндә, мин гыйнварга кадәр имтиханнарга әзерләндем, аннан соң сәнгать тарихы факультетына баруымны аңлагач, миңа бу нәрсәгә кирәк дип уйладым да... барыбер әзерләнмәдем. Рус әдәбиятыннан һәм инглиз теленнән БДИ бирмим дип гариза яздым. Рус теле белән математиканы да бик нык әзерләнмичә генә яхшы балларга бирдем.

– Олимпиадага әзерлек ничек уза иде?

– Бу мәктәп инде баштан ук олимпиадага әзерләүгә юнәлгән. Төрле факультетның дәресләре төрлечә, кемдәдер гуманитар сәгатьләр күп, кемдәдер табигый фәннәр. Өстәмә дәресләр дә бар иде, мәктәп безне авырлыкларсыз дәресләрдән азат итә иде. Берничә ай кала да укучылар укытучыларга «Мин сезнең дәресләргә йөрмичә олимпиадаларга әзерләним әле, зинһар, бу бик мөһим» – дип дәресләрдән азат ителәләр. Әмма аннан соң ул барлык бурычларын кайтарып бетерергә тиеш.

– «Артек»ка баруың турында тулырак сөйлә әле.

– Күп кенә конференцияләр, бәйгеләрдән 300 гә якын балл җыеп (50 се –МХК өчен), бәйгедә үттем. Дөресен өйткәндә, «Артек»та спорт һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлар мәгариф өлкәсенә караганда күбрәк балл бирә. Миңа шалтыратып, алдан билетлар ала торыгыз, диделәр. Бу уку вакытында иде. Май ае. ЦПМ да барысы да җиңел генә бара, теләсә кайсы җиргә барырга рөхсәт бирәләр дип уйламагыз, барысына да дәлил булган кәгазьләр, документлар, җитди чакыру хатлары кирәк. Дәресләрне сәбәпсез калдырырга һич тә ярамый. Шулай итеп, мин бөтен бурычларны биреп киттем. Җитмәсә, «Артек»ның үз мәктәбе бар. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә дә мин бу лагерьда идем. Чыгарылыш сыйныф укучылары анда бик күп түгел иде. «Артек- Аренада»  11 нче сыйныфларга торып басарга куштылар һәм безгә багышлап җыр башкардылар. Кечкенә булса да, бик матур бүләк иде.

– Мин дөрес аңласам, синең чыгарылыш кичәсе икәү булды. Кайсы ныграк ошады?

– Әйе, бу шулай. Мәскәүдә – мәктәптә һәм Горький паркында, ә Актанышта – сыйныфтлашларым белән ресторанда, аннан соң пикникка да чыктык әле. Кайсы ныграк ошаганын әйтә алмыйм. Беләсеңме, бу шундый төрле әмма бик көчле мәхәббәт. Мин Мәскәүне һәм андагы сыйныфташларымны яратам, шулай ук, мин иске мәктәптә үстем, миңа анда тәрбия бирделәр. Горький паркы тулаем чыгарылыш укучылары өчен иде. Анда интерактив, танылган артистлар, викториналар күп иде (миңа стендап нык ошады), ә – монда шашлык, табигать, бергә сөйләшүләр...

Алисә ФӘРДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев