Логотип Идель
Бу – сер!..

«СЕҢЛЕМ ЮНЬЛӘП АРАЛАШМЫЙ БАШЛАДЫ. МИҢА МОҢСУ...»

«Сеңлемә 14 яшь, аның белән без кечкенәдән үк бик дус булдык, якын аралаша идек. Соңгы арада ул әти-әни белән дә, минем белән дә юньләп сөйләшми, тиз кызып китә башлады, хәтта 1-2 көн бөтенләй сөйләшмәскә мөмкин. Ул аның шундый үсеш чорыдыр инде, бәлки, тик миңа моңсу, аның белән элеккечә якын буласы килә».

Аноним, 17 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

– Сеңлеңнең пубертат чоры бара, ягъни ул тормышның яңа этабына күчә. Бу исә иң авыр чорларның берсе. Гормоннар уйнавы, кәефнең гел үзгәреп торуы клиник булмаган депрессиягә дә китерергә мөмкин. Гадәттә, мондый чорда кеше үз чикләрен билгели башлый, «Кем мин? Тормышның мәгънәсе нидә?» ише сорауларга да җавап шушы вакытта эзләнелә... Яшүсмерләрнең күчеш чорында агрессия кискен рәвештә сизелергә мөмкин, андый вакытта якыннарына бары тик бер киңәш: каты бәрелмәгез, аны гаепләмәгез. Әйе, кычкыру, ямьсез сүзләр әйтүгә китсә, контрольгә алырга кирәк, әлбәттә. «Синең белән бар да тәртиптә», «Мин сине аңлыйм, ярдәм кирәк булса, мин сиңа булышырга әзер» кебек сүзләрне ешрак әйтергә тырышыгыз. Өйрәтмәгез, каршы әйтмәгез, үгетләмәгез, ә күбрәк тыңлагыз! Онытмагыз, бу вакытлыча бара торган күренеш кенә, тик бала өчен бик кирәкле вакыт. Шулай ук пубертат чор турында күбрәк укырга, мәгълүмат тупларга да киңәш итәр идем.

Олег Фазылҗанов, Татарстанның атказнган артисты:

– Сеңлем, монда борчылырлык урын юк, бу бары тик күчеш чоры икәнен кабул итәргә генә кирәк. Укытучылар да гел әйтеп килә бит: 8-9нчы сыйныфтагы чак – иң катлаулы вакыт, дип. Мисал өчен, минем дүрт баламның дүртесе дә дүрт төрле. Олысы үзенчәрәк уздырып җибәрде әлеге күчеш чорын, җиңел генә. Икенчесе – бераз гына катлаулырак. Сөйләшмичә дә йөрде, кәефе дә еш үзгәрә иде... Иң мөһиме – әрләргә кирәкми, бары терәк булып, кирәк чакта ярдәм кулын сузарга әзер торырга гына киңәш итәм. Бу бөтен кешедә дә була торган вакыт икәнен онытмыйк, исән-сау булыйк!

Азиза Марсова, блогер:

– Минемчә, 14 яшьтә мондый күренеш ул – нормаль хәл. Бу яшьтә кешенең дөньяга карашы формалаша, үз фикереңне башкаларга җиткерү теләге дә нәкъ менә шушы вакытта барлыкка килә. Бу чорда кешегә ярдәм кирәк икәнен дә онытырга ярамый. Аның әйткән һәр сүзен күңелеңә якын алма, кызыксынулары турында сораш, ул яраткан җирләргә барыгыз, кыскасы, аралашырга уңайлы булсын өчен ышанычлы мохит тудыр. Шулай ук ялыктырмый гына хәлләрен сораштыргалап тор, бәлки, аны берәр нәрсә борчыйдыр. Аралашуны җайлый алмасаң, борчылма. Гаиләдә олы бала буларак шуны әйтәм, үсә төшкәч сезнең арадагы мондый аңлашылмаучанлыклар юкка чыгачак, чөнки апа – ул иң якын кешеләрнең берсе. 

Рәдиф Әхмәдиев, алып баручы:

– Бу очракта, бәлки, сабыр булырга кирәктер. Өстәвенә, «миңа моңсу» дип кенә мөнәсәбәтләрдән үзеңә файда эзләргә түгел, ә сеңлеңә ничек ярдәм итүне дә уйларга кирәк. Уртак тел табарга, сеңлең белән сөйләшергә, тик бу процессны ашыктыру шулай ук урынлы түгел, моны истә тот! Уртак кызыксынулар булдырсагыз, тагын да яхшы булачак, минемчә. Мисал өчен, яшүсмер вакытта без абый белән уртак кызыксынуларыбыз ярдәмендә гел аралашып тора идек, чөнки бу чынлап берләштерә. Әлеге очракта психологка бару да файдалы дип саныйм.

Иркә Мингалиева, мәктәп укучысы: 

– Яшүсмерләр өчен бу бик актуаль проблема, тик монда бернинди куркырлык әйбер дә юк дип уйлыйм. Тора-бара кеше үзе ачыла башлый, ялгызлыкны сизә. Тормышта нәрсәләр генә булмый һәм кешенең ябылуы аралашырга теләмәвен аңлатмаска да мөмкин. Тиздән ул үзе дә хис-тойгылары турында сөйли башлар, дип уйлыйм. Бары тик көтәргә кирәк һәм барысы да үз урынына кайтыр❤️

Рәсем: Freepik.com

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев