ҖӘЙГЕ АЛАННАРДА ТҮЛӘҮСЕЗ ЮЛЛАМАЛАР БУЕНЧА 31 МЕҢНӘН АРТЫК БАЛА ЯЛ ИТКӘН
ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов 2022 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул Татарстанда җәйге каникуллар вакытында сәламәтләндерү лагерьларында 154 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итүе турында сөйләде.
Республикада җәен төрледән-төрле 1500дән артык лагерь эшләгән. Бу исемлеккә шифаханә-курорт, хезмәт һәм ял лагерьлары, мәктәп яны лагере, стационар, чатыр аланнары һәм Кара диңгез яры лагере кергән. Җәйге ялны түләүсез юлламалар буенча аланнарда 31 меңнән артык бала үткәргән.
«Балалар өчен кешбэк программасы буенча лагерьларга юлламалар ихтыяҗы быел узган елгы күрсәткечләрдән ике тапкырга артты. Июнь башына юлламаларның 80%ы сатып алынган иде инде», – дип әйтте Тимур Сөләйманов.
Лагерьларда балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы программа, иҗади һәм спорт чаралары оештырылган. Цифрлаштыру елына багышланган чаралар үткәрү кысаларында җәйге аланнарда «Сан дәресләре» дә узган. Әлеге чаралар барлыгы 25 меңнән артык баланы колачлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
-
12 января 2026 - 14:18
КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ VI ЭТАБЫ УЗАЧАК
Нет комментариев