«ЯШЕЛ ФИТНЕС» ҖИДЕНЧЕ СЕЗОНЫН АЧЫП ҖИБӘРДЕ!
Татарстанда «Яшел фитнес» проектының яңа, җиденче сезоны башланды. Ачык һавада беренче бушлай тренировка 17 майда узган. Ә ачылыш 22 майда Горький паркында булачак.
«Яшел фитнес» проекты «Демография» милли проекты кысаларында оештырыла. Казанда старт алган әлеге проект хәзер Россиянең башка шәһәрләрен дә үз эченә ала. Максаты – физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче халык санын арттыру, ә төгәлрәк әйткәндә, 2024 елга аларны 55%ка җиткерү.
Алты ел эчендә әлеге проект үз эченә Россиянең 43 регионын колачлаган. Барлыгы 5097 тренировка уздырылган һәм анда 500 000 кеше катнашкан.
Әлеге проект бик күп төрле спорт төрләрен, күнегүләр комплексын үз эченә ала. «Яшел фитнес»та теләгән һәркем зумба, кроссфит, йога, йөгерү, бокс, аэробика, пилатес һәм тагын бик күп төрле спорт тренировкаларында катнаша ала.
Проектта аеруча актив катнашканнарны ноутбук, электросамокат, квадрокоптер һәм башка шәп бүләкләр көтә.
«Яшел фитнес» турында тулырак проект сайтында һәм Instagram битендә танышырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев