Логотип Идель
Белми калма

ЯШЬЛӘРЧӘ, КҮҢЕЛЛЕ, ХАЛЫКАРА: ПРЕЗИДЕНТ АКАДЕМИЯСЕНЕҢ УНЫНЧЫ  ҖӘЙГЕ КАМПУСЫ СТАРТ АЛДЫ

13-26 июль көннәрендә «Свияжские холмы» лагеренда Президент академиясенең унынчы Халыкара Җәйге Кампусы уза. 2 атналык бу зур чарада 200 дән артык төрле югары уку йортлары студентлары, шулай ук чит ил яшьләре катнаша. Быелгы Кампусның темасы – «Идеяләр.Кыйммәтләр.Белем». 

Халыкара Җәйге Кампус – Россия һәм чит илләрнең иң яхшы студентларын берләштерүче уникаль белем бирү проекты. Ул яңа белемнәр, күнекмәләр һәм команда эше тәҗрибәсе бирә, шулай ук лидерлык сыйфатларын үстерә. Бу ике атна дәвамында студентлар тематик проектлар эшләячәк, тагын аларны күңелле мәдәни программа һәм Казан белән танышу көтә. 

«Быел Кампус унынчы тапкыр уза, һәм бу вакыт эчендә без аны иң максатчан һәм талантлы яшьләр өчен уникаль мәйданчыкка әйләндерә алдык. Кампуста катнашу – ул онытылмас тәҗрибә, яңа танышулар һәм истәлекләр», – дип билгеләп үтте Җәйге Кампус директоры Наталья Демидова. 

Беренчеләрдән булып, Кампуста үз чыгышын Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов ясады. Ул Татарстанның яшьләр сәясәте турында лекция үткәрде. 
Әйе, биредә дөньяның төрле илләреннән катнашучылар бар. Мәсәлән, нигерияле Шитту Адедойин Фарида проект турында дусларыннан ишетеп белгән. Кампус аңа бик кызыклы булып тоелганга, биредә катнашып карарга уйлаган. 

«Мин Халыкара мөнәсәбәтләр институтында 3 курста укыйм. Рус телен инде өченче ел өйрәнәм. Монда мин яңа дуслар табарга телим, барлык лекцияләр һәм остаханәләрне дә түземсезлек белән көтәм. Биредә катнашу миңа нәрсәгә дә булса өйрәнергә мөмкинлек бирә. Мин Татарстанда беренче тапкыр гына. Бу илнең мәдәнияте, биюләре ошап өлгерде инде. Татарстанлылар – бик текә һәм яхшы кешеләр», – дип бүлеште катнашучы кыз. Ә без исә яшьләргә уңышлар һәм файдалы итеп вакыт үткәрүне теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев