ЯШЬЛӘР ХӨКҮМӘТЕНЕҢ ЯҢА СОСТАВЫНДА КАТНАШУ ӨЧЕН ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ ДӘВАМ ИТӘ
Республика Яшьләр хөкүмәтенең яңа составы өчен гаризалар кабул итү кампаниясе 27 июльгә кадәр дәвам итә. Анда 20 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре җитәкчеләре һәм әгъзалары, үз-үзләрен тәкъдим итүче яшьләр катнаша ала.
Гаризада кандидатның тәҗрибәсен чагылдырырга, гамәлгә ашырылган проектлар турында сөйләргә һәм аның ни өчен Яшьләр хөкүмәте әгъзасы булырга теләвен аңлатырга кирәк. Хөкүмәт әгъзаларының бурычлары арасында – «14:35» форматында яшьләр белән очрашулар уздыру, аларга ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү, актуаль проектларны тормышка ашыру, яшьләр белән эшләү программаларын анализлау. Шулай ук уку, профильле министрлар белән ай саен очрашулар, экспертлар сыйфатында Россия төбәкләре һәм дөньяның башка илләре белән яшьләр сәясәте буенча грант конкурсларында һәм стажировкаларда катнашу мөмкинлекләре дә бар. Гаризалар җыю тәмамланганнан соң, 8ннән 21 августка кадәр тавыш бирү узачак һәм һәр вазыйфага 3 кандидат билгеләнәчәк. Сайлап алынган кандидатлар комиссия алдына үз проектлары белән чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 мая 2026 - 08:54
27 МАЙДА КАЗАНДА «КОРБАН-ФЕСТ» УЗАЧАК
-
25 мая 2026 - 09:11
УКЫТУЧЫГА БҮЛӘК БӘЯСЕ 3 МЕҢ СУМНАН АРТМАСКА ТИЕШ
-
22 мая 2026 - 09:40
«ИДЕЛ – ИДЕЛЬ» ЖУРНАЛЛАРЫ РЕДАКЦИЯЛӘРЕ VK FESTТА ТАТАР СӘХНӘСЕН ОЕШТЫРА
-
21 мая 2026 - 14:29
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ КРЕАТОРЛАРЫНА КОРРЕСПОНДЕНТ ТАНЫКЛЫГЫ ТАПШЫРДЫ
Нет комментариев