ЯШЬ ГЕОЛОГЛАР ОЛИМПИАДАСЫ ТӘМАМ
17 июльдә Яшь геологларның VIII республика ачык кыр олимпиадасы тәмамланды. Атна дәвамында Татарстан, Үзбәкстан, Казахстан, Пермь һәм Кырым Республикасыннан 300дән артык укучы геология буенча теоретик һәм кыр ярышларында үз осталыкларын күрсәтте.
Нәтиҗәләргә килгәндә, шәхси беренчелектә иң яхшылар дип Түбән Кама шәһәренең 22 номерлы гимназиясе укучылары Гайсарова Арина, Опарин Роман һәм Казан шәһәренең 7 номерлы гимназиясеннән Шәрәфетдинова Вероника игълан ителде. Барлык укучылар да ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.
Шулай ук 2022 елгы олимпиаданың иң яхшы командасы дип Түбән Кама шәһәренең «Азурит» командасы танылды. Кубок, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләрдән тыш, җиңүче команда «Татнефть» ГАҖ генераль спонсорыннан 100 мең сумлык сертификат алды. Икенче урынны Казан шәһәренең «Ферсман», өченче урынны «Наутилус» командалары алды. Барлык призерларга да грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр ташпырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
Нет комментариев