ЯШЬ ГАЛИМНӘРГӘ ЯРДӘМ: КАЗАНДА ХАЛЫКАРА ЯШЬЛӘР ФӘННИ КОНГРЕССЫ УЗА
21-25 ноябрьдә Казанда ИХО илләренең Халыкара яшьләр фәнни конгрессы узачак. Мондый форматтагы конгресс беренче тапкыр уза һәм ул 5 көнгә исәпләнгән. Ул пленар утырыш, түгәрәк өстәлләр, интерактив семинарлар һәм мәдәни программадан торачак.
Конгресста 56 дәүләттән 100 делегат катнаша, анда Россия Федерациясе һәм ИХО илләренең яшь галимнәре, тикшеренүчеләре һәм академиклары булачак. Чара инглиз телендә уза. Конгресс пленар утырыш белән ачылачак, шуннан соң «ИХО илләренең яшь галимнәренә ярдәм» темасына түгәрәк өстәл оештырылачак. Шулай ук 4 түгәрәк өстәл эше каралган (һәрберсендә 25әр катнашучы). Бу түгәрәк өстәлләрнең максаты – катнашучыларга урбанистика, мәгърифәттәге заманча технологияләр, медицина, нефть-газ өлкәләрендәге фәнни тикшеренүләр турында фикер алышу мөмкинлеге бирү, делегатларны фәнни-техник һәм инновацион үсештәге ачык темалар буенча хезмәттәшлек итәргә өндәү. Конгресс нәтиҗәсе – фәнни журналда эшләр бастыру.
Россия гражданнары өчен гаризалар кабул итү сайтта 14 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гаризалар составында Нобель премиясе лауреатлары булган халыкара жюри тарафыннан сайланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 марта 2026 - 11:38
МӘКТӘПЛӘРДӘ 1-4 КЛАССЛАР ӨЧЕН «МИНЕМ ГАИЛӘМ» ДИГӘН ӨСТӘМӘ КУРС КЕРТЕЛӘЧӘК
-
18 марта 2026 - 07:15
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
-
17 марта 2026 - 13:11
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
-
17 марта 2026 - 11:58
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Нет комментариев