ЯҢА ЕЛГА КҮЧТӘНӘЧ: ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА «АСЫЛКОШ» СПЕКТАКЛЕ
Режиссер Туфан Имаметдинов Кәрим Тинчурин театрында нәни тамашачыларга «Асылкош» музыкаль әкиятен әзерли. Премьераны 22-26, 28, 29 декабрьдә һәм 3-5 гыйнвар көннәрендә күреп булачак. Тамаша алдыннан балалар өчен Кыш бабай белән Кар кызы чыршы янында әйлән-бәйлән уеннары үткәрәчәк дип көтелә.
«Асылкош» – гаҗәеп кош һәм китап укуга, гыйлемгә гашыйк ике бертуган турында сөйләүче әкият. Бервакыт алар уку белән мавыгып тылсымлы мәгарә эчендә кала һәм шуннан соң төрле маҗаралар башлана.
Әлеге әкият ни генә булса да биргән сүзеңдә торырга, вәгъдәңне үтәргә кирәклеген искәртә, дуслык, мәхәббәт, кыюлык һәм кызыксынучанлык турында сөйли. Әкияттә татар мәдәнияте өчен кыйммәтле китаплар, тылсымлы кошлар, Аҗдаһа, Шүрәле, Су анасы да бар. «Асылкош» һәр кешенең дә үз юлын, үз бәхетен табуы турындагы лирик хикәятне хәтерләтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 февраля 2026 - 09:05
ЯЛКЫНЛЫ ФАТИРНИК: МӘХӘББӘТСЕЗ ЯШӘҮ ЯРАМЫЙ!
-
11 февраля 2026 - 15:33
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ
-
10 февраля 2026 - 09:31
ТАТАРСТАНДА 9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ГИА КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ
-
9 февраля 2026 - 16:22
РОССИЯДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН КИБЕРКУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК БУЕНЧА АНИМАЦИОН ДӘРЕСЛӘР СЕРИЯСЕ ЭШЛИ БАШЛЫЙ
Нет комментариев