Логотип Идель
Белми калма

ЯҢА ЕЛ ЧАРАЛАРЫ: НӘРСӘ? КАЙДА? НИЧЕК?

Быел Яңа ел каникуллары 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр булачак. Бу арада күп кенә әйберләргә җитешә аласың. Ялларны күңелле һәм файдалы уздырыр өчен мөмкинлекләр юк түгел. Яңа ел уңаеннан үтәсе чаралар исемлеге белән язмада таныштырабыз.

25 декабрьдә «Татнефть Арена»да Республика Чыршысын үткәрәчәкләр. Анда мобилизацияләнүчеләрнең балалары, кадет мәктәпләрендә, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, шулай ук мәктәп һәм лицейлардан сәләтле укучылар катнашачак.

«Могҗизага ышанмаган малай гаиләдәге яңа ел кәефен бозарга тырыша, һәм шул чакта кызыклы хәл килеп чыга. Монда аңа яңа ел уенчыклары ярдәм итә», – дип бераз Республика Чыршысының программасы белән Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов бүлеште.

Яңа ел төнен Казан халкы һәм кунаклары ике урында каршылый ала: «Черек күл» һәм «Чаша» каршында күңелле концерт программасы узачак.

Яңа ел ялларында театрлар эшли. Ул көннәрдә К.Тинчурин, Г.Камал театрлары, шулай ук «Әкият» курчак театры һәм Казан циркы да Яңа ел тамашаларын тәкъдим итә. Тулырак алар белән театрларның сайтларында танышырга мөмкин.

Казан музейлары кызыклы остаханәләр һәм махсус бәйрәм программасын әзерли. Бөтен гаилә белән барып, файдалы яллар үткәрер өчен бу шәп вариант. Әле ул гына да түгел: Болгарда, Зөя утрау-шәһәрлегендә, Алабугада, Кырлайда да чаралар үткәреләчәк. Чараларга билетларны «Пушкин картасы» белән дә алырга була.

Яңа ел каникулларын актив уздырырга теләүчеләр өчен дә бай программа әзерләнә. Барлык районнарда да спорт белән бәйле чаралар оештырылачак. Әйтик, өстәл теннисы буенча ярышлар, чаңгы ярышлары, киез итекләрдән хоккей һәм карда волейбол уйнаулар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев