ВОРЛДСКИЛЛС: МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР ӨЛКӘСЕНДӘ III ТАРМАК ЧЕМПИОНАТЫ СТАРТ АЛА
21-24 сентябрьдә Татарстанда өченче тапкыр Ворлдскиллс стандартлары буенча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә чемпионат үткәреләчәк. Ярышлар «Казан Экспо»да узачак, 35 компетенция буенча анда 289 конкурсант – урта һәс югары белем бирү студентлары, кече, урта һәм эре бизнес оешмалары хезмәткәрләре катнашыр дип хәбәр ителә. Аларның һөнәри осталыкларына 285 эксперт бәя бирәчәк.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: беренчелектә 18 югары уку йорты, 53 көллият һәм техникум, 7 мәктәп укучысы, шулай ук илнең төрле төбәкләреннән 19 оешма һәм компания хезмәткәрләре катнашачак дип көтелә. Чемпионатның шактый өлешен FutureSkills компетенцияләре тәшкил итәчәк. Бу – «Яшь профессионаллар» хәрәкәтенең кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән өстенлекле инициативаларының берсе. Чемпионат вакытында һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында «Экспо» мәйданчыгында 10 мең укучы һәм студент булачак, алар өчен интерактив стендлар форматында экскурсияләр үткәрү планлаштырылган. Эшлекле программа чаралары Кazan Digital форумы кысаларында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
Нет комментариев