ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ УҢАЕННАН КАЗАНДА КВЕСТ ОЕШТЫРЫЛА
23-27 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Казанның Кремль яр буенда «Зарница и Орленок» дигән хәрби-патриотик уен узачак.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, квест, очучылар, танкистлар, диңгезчеләр һәм чик сакчыларының илебезне ничек саклавын күрсәтеп, хәтта иң кечкенә кунакларны да хәрби-патриотик нигезләргә җәлеп итәргә тиеш.
Уен ике этапта узачак. Башта катнашучыларга рус армиясе, хәрби техниканың үзенчәлекләре, Ватанны саклаучылар көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләячәкләр. Аннары тугыз станциядән торган квест узачак. Анда автоматны сүтү һәм җыю, топографик күнекмәләрне белү, медпункт һ. б. булачак.
Чара 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр уза. Катнашу өчен алдан сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
-
29 сентября 2026 - 11:15
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНА ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ КУЛЛАНЫРГА РӨХСӘТ ИТЕЛӘЧӘК
-
28 сентября 2026 - 11:40
«ГЕРОЙЛАР ЯНӘШӘ» БӘЙГЕСЕНӘ 180НӘН АРТЫК ИҖАДИ ЭШ КИЛГӘН
Нет комментариев