V «TAMGA» РЕЖИССЕРЛАР ЛАБОРАТОРИЯСЕНЕҢ ТЕМАСЫ НИНДИ?
3-8 апрельдә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «TAMGA» режиссерлар лабораториясе уза. Традиция буенча, анда иҗади портфолиосында балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр булган яшь режиссерлар катнаша. Быел режиссерлар Олег Молитвин, Лидия Хазова һәм Степан Пектеев чакырылды. Режиссерларның эшенә театр тәнкыйтьчеләре Жанна Зарецкая, Екатерина Рябова һәм Оксана Кушляева бәя бирәчәк.
Быелгы лабораториянең темасы – фантастика. Чакырылган режиссерлар беренче көнне артистлар белән танышты, үзләренә команда туплады, биш көн дәвамында балалар һәм яшүсмерләр өчен алар эскизлар әзерләячәк. Соңгы көнне, ягъни 8 апрельдә, алар әзер эшләрен – эскизларын тамашачыларга һәм театр тәнкыйтьчеләренә тәкъдим итәчәк.
Эскизларны күрсәтү вакыты:
15:00 – «Тубагач» (Ш.Идиатуллин), режиссер Олег Молитвин, 6+;
17:00 – «Чит ил кунагы» (К.Булычев, инсц.Б. Минкин), режиссер Лидия Хазова, 12+;
19:00 – «Кайтыр юллар» (А. Тимергалин), режиссер Степан Пектеев, композитор – Татарстанның атказанган артисты Илнар Фәйзетдинов, 18+.
Шулай ук Космонавтика көне алдыннан һәм «TAMGA» режиссерлар лабораториясе кысаларында театр фойесында видеограф, рәссам Ренат Мортазинның картиналар күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев