URTIC ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТӘ
28 гыйнвар Yummy Music лейблында URTIC электрон дуэтының совет чоры эстетикасы, аның мәдәнияте, Татарстанның архитектурасы белән илһамланган «Күчтәнәч» дип исемләнгән беренче альбомы дөнья күрәчәк.
28 гыйнвар көнне дуэт барлык музыка сөюче дусларны да Казанда Соль барында тере тавышка уйналачак концертта көтеп калачак. Альбомны тыңларга килүчеләр өчен ишекләр 20:00 сәгатьтә ачылачак. Керү бушлай, фейс-контроль аша гына узарга туры киләчәк.
5 февраль исә 19:00 сәгатьтә MOÑ театраль мәйданчыгында шулай ук альбомга кергән трекларны тере тавышка тыңлап булачак. Билет бәясе 300 сум, урыннар саны чикләнгән. Әлеге чарага килүчеләрне Надя Кимельярдан видеоарт һәм эксперименталь электрон музыка башкаручы Holofonote көтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев