УЛЬТРАЭШКӘТЕЛГӘН ПРОДУКТЛАР: НИ ӨЧЕН АЛАР АЕРУЧА ЗЫЯНЛЫ?
Ультраэшкәртелгән продуктлардан торган меню организмга да начар тәэсир итә. Мисал өчен, әлеге ризыклар 32 төрле авыру куркынычын арттыра, шул исәптән яман шеш, икенче типтагы диабет һәм психик тайпылышлар да китереп чыгарырга мөмкин. Моны Австралия, АКШ, Ирландия һәм Франция галимнәре исбатлаган.
Ультраэшкәртелгән продукт ул – сәнәгать шартларында (фабрикаларда яки фастфуд-оешмаларында) эмульгаторлар, рафинатлар, ясалма тәмләткечләр кушылган ингредиентлардан ясалган ризык. Еш кына мондый ашамлыкларның саклану вакыты озаграк була. Мисал өчен, ультраэшкәртелгән продуктларга түбәндәгеләр керә:
– татлы газлы эчемлекләр;
– коры иртәнге аш;
– чипсы һәм сухариклар;
– туңдырма һәм шоколад;
– фастфуд: наггетслар, хот-дог һәм фри.
Ультраэшкәртелгән ризык ашаучыларның йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычы дөрес тукланган кешеләр белән чагыштырганда 40-66% ка артыграк икәнен дә ассызыклап узарга кирәк.
Шулай ук эшкәртелгән, зыянлы ризык яратучыларда симерү, үпкә авырулары һәм йокысызлык проблемалары ешрак ачыклана, депрессия куркынычы 22% ка арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 февраля 2026 - 10:08
ТАТАРСТАН – «ЯШЕЛ ЗАЧЁТ» БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНЫҢ ИҢ АКТИВ КАТНАШУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕРСЕ
-
12 февраля 2026 - 09:05
ЯЛКЫНЛЫ ФАТИРНИК: МӘХӘББӘТСЕЗ ЯШӘҮ ЯРАМЫЙ!
-
11 февраля 2026 - 15:33
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ
-
10 февраля 2026 - 09:31
ТАТАРСТАНДА 9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ГИА КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ
Нет комментариев