«УЛ ӘЛЕ ӨЙЛӘНМӘГӘН ИДЕ»: ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ КАЗАНГА КИЛӘ
30 гыйнварда Г.Камал театры сәхнәсендә Әлмәт татар дәүләт драма театры Гаяз Исхакый әсәре буенча «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен күрсәтә.
Беренче танышу әле һаман аның хәтерендә. Алар Народный домда «Фауст» куелганда күрше-күршегә тугъры килештеләр, бинокльләр бирештеләр. Артистлар, уеннар, музыка хакында сүзләр алыштылар. Киемнәр киенгәндә дә бер урынга тугъры килеп, театрның ишегеннән дә бергә чыктылар. Озату-озатмауны уйлашмаенча гына, театрда башланган сүзләрен дәвам иттереп, Анна белән Шәмси бергә киттеләр...
«Ул әле өйләнмәгән иде» повесте спектакль авторларына катнаш никах, милли үзаң, диндәшлек турында уйланулар өчен җирлек. Классик сюжетка кушылган чын язмышлар, бүгенге вәзгыять, мәхәббәт һәм гаилә төшенчәләренә гомумкешелек һәм ислам-христиан күзлегеннән караш Исхакый фикерен көчәйтеп кенә калмый, аны замандашларга да якын һәм аңлаешлы итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
-
22 июля 2026 - 16:14
«ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ» ТӘМАМ
Нет комментариев