Логотип Идель
Белми калма

УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ИНТЕРНЕТТА ЦИФРЛЫ ГРАМОТАЛЫК БУЕНЧА ДӘРЕСЛӘР УЗДЫРЫЛА

Татарстан укучыларына интернетта цифрлы грамоталык буенча дәресләр үткәрелә. Акция «Балачакның цифрлы этикасы» хартиясен тормышка ашыру һәм Татарстанда цифрлаштыру елы  кысаларында оештырыла.

Бүген Казанның 35 номерлы лицеенда 10 сыйныф укучыларына ІТ-паркның инновацияләр буенча директор урынбасары Мансур Низамов интернеттагы куркынычсызлык турында дәрес үткәрде. Үзенең лекциясендә ул финанс саклыгы, антивирусларның ни өчен кирәк булуы, шәхси мәгълүматны һәм шәхси аккаунтларны саклауның әһәмияте, кибербуллинг турында сөйләде. Мансур Низамов укучыларга интернеттагы тыелган төркемнәргә теркәлүдән, фото һәм язмаларда геолокацияне билгеләүдән баш тартырга кирәк икәнлекне дә билгеләп үтте. Файдалы мәгълүматларга бай булган лекция укучыларны битараф калдырмады: хәзер алар интернеттагы цифрлы грамоталык турында тагын да күбрәк белә.

«Бүгенге көндә яшьләр өлкәннәргә караганда, интернетта үзләрен яхшырак хис итә. Ләкин алар арасында да әле дә тиешле мәгълүматны белмәгәннәре күп. Алар безнең дәресләрне тыңлап, алган белемнәрен өлкәннәргә, әти-әниләренә тапшыра ала. Бу елны без интернеттагы куркынычсызлык турында укучыларга сөйләргә булдык. Киләсе елга, бәлки, олыларга да барып җитәрбез, чөнки интернеттагы куркынычсызлык төрле яшьтәге кешеләргә дә кагыла», – ди Мансур Низамов.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев