«ТУГАН ТЕЛЛӘР ПОЕЗДЫ»: КАЗАН МЕТРОСЫНДА ТУКАЙ СЕЛФИ ЯСАРГА ЧАКЫРА
20 сентябрьдән Казан метросында милли, этник бизәлешле, Татарстан халыклары телләрен өйрәнүнең яңа мөмкинлекләрен, креатив юлларын тәкъдим итүче «Туган телләр поезды» йөри башлады. Бу проектны Казан мэриясе тормышка ашырган.
Поездны, һичшиксез, һәрбер кеше күрергә тиеш. Вагоннар эчендә шаян фразалар, телләр турында кызыклы фактлар, төрле телләрдәге популяр гыйбарәләр һәм мәкальләр язылган. Шулай ук вагоннарда утырып барганда, күп кенә халыкларның тарихы, күренекле шәхесләре белән танышып була. Ике эшне бергә эшлисез: кирәкле станциягә дә барасыз һәм шул ук вакытта үзегез өчен файдалы мәгълүмат тә аласыз. Поезд үзе өч зур вагоннан, ә аның бизәлеше алты өлештән тора. Вагоннарның берсендә исә Габдулла Тукай бергәләп селфи ясарга чакыра. 22 сентябрь көнне «Туган телләр поезды»н күрергә дип Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова дә килде. Җырчы поездны бик ошатканын, матур бизәлешле булуын искәртте.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова милли бизәлешле поездның ел ахырына кадәр йөриячәген белдерде.
Фотолар Гүзәл Сәгыйтованың Инстаграм битеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
10 июня 2025 - 16:54
«КАРАКҮЗ» 2025: ЭТНО-МОДЕРН ФЕСТИВАЛЕ ПРОГРАММАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
8 июня 2025 - 15:15
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ЭКСТРЕМИЗМ ҺӘМ ТЕРРОРЧЫЛЫКНЫ ПРОФИЛАКТИКАЛАУ БУЕНЧА ИНТЕРАКТИВ ҮТКӘРЕЛДЕ
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
Нет комментариев