ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ЖУРНАЛИСТЛАРНЫ УКЫТАЧАК!
Кәрим Тинчурин театрында «Журналистика мәктәбе» яңара! Проектның төп максаты – театр журналистларын һәм тәнкыйтьчеләрен әзерләү.
«Журналистика мәктәбе»нә театр белән кызыксынучы укучылар, студентлар, массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче яшь журналистлар чакырыла. Дәресләр театрда айга 1 тапкыр узар, дип планлаштырыла. Лекцияләрне театр дөньясының танылган белгечләре алып барачак.
Проект катнашучылары татар театры тарихы белән танышачак, драматургия, режиссура, сценография, рецензия язу буенча белемнәрен ныгытачак. Укучылар практик яктан да белемнәрен камилләштерәчәк: алар әзерләгән материаллар, рецензияләр Тинчурин театры сайты һәм социаль челтәрләренә урнаштырылыр, шулай ук Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында басылыр дип көтелә. Беренче дәрес 10 ноябрьдә булачак. Анда катнашучыларны театр буйлап экскурсия көтә.
«Журналистика мәктәбе» укучылары К.Тинчурин театры спектакльләренә, премьераларына бушлай керә алачак. Аларның һәрберсенә махсус таныклыклар, мерч әзерләнелә. Катнашучылар үзара да ярыша: эшләре балл белән бәяләнеп барылачак. 2024 елның июнендә мәктәпне тәмамлау турында сертификат тапшырылачак, иң актив укучыларны бүләкләр көтә.
Катнашу өчен гаризалар 6 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Теркәлү өчен сылтама.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев