«ТӘЭСИР» ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ АРАСЫНДА «ЯЛКЫН» ДА БАР!
Май аенда игълан ителгән «Тәэсир» татар видероликлар бәйгесенең беренче җиңүчеләре билгеле булды. Әлеге бәйге һәр ай саен, 2021 елның декабрь аена кадәр дәвам итәчәк. Ә җиңүчеләргә – «Профессионаллар» номинациясендә 70 мең сум, «Һәвәскәрләр» номинациясендә өч бүләк — 10ар мең сум бирелә.
Әлеге бәйгедә төрле тематикадагы роликлар катнаша ала. Төп шартлар: видеоролик 5 минуттан артмаска һәм татар телендә булырга тиеш (яки рус телендә төшерелегән очракта, татарларга, татар теленә багышланган булырга). Шулай ук, оештыручылар, роликлар махсус әлеге бәйге өчен төшерелсә, тагын да яхшырак булыр иде, дигән фикер белдерде.
Беренче айда бәйгегә 49 авторлар 97 видеоролик килгән. «Профессионаллар» номинациясендә җиңүче – Түбән Камадан Зөлфия Әшрапова. «Һәвәскәрләр» номинациясендә җиңүчеләр арасында без дә бар: Гүзәл Габидуллина, Казан. Айгөл Абдрахманова, «Ялкын» журналы. Илнур Латыйпов, Новокузнецк.
Бәйгенең оештыручылары һәм жюри әгъзалары арасында Нурания Җамали, Данил Сәфәров, Илшат Рәхимбәй Альберт Шакиров һәм видеопродакшн, режиссура белән шөгыльләнүче башка күренекле шәхесләр бар.
Бәйгенең бөтен шартлары Bayge.tatar cайтында.
Җиңүчеләр исемлегендәге безнең видеоролик:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев