Логотип Идель
Белми калма

ТЭГ-РЕГБИ БУЕНЧА МӘКТӘП ЛИГАСЫНЫҢ БӨТЕНРОССИЯ ФИНАЛЫ УЗДЫ

12-13 июнь көннәрендә Зеленоградта мәктәп укучылары арасында тэг-регби буенча мәктәп лигасының Бөтенроссия финалы узды. Бүген исә Татарстан командалары кире Казанга әйләнеп кайтты.   

Ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән 46 иң көчле команда көч сынашты.  Татарстанны тәкъдим итүче командалар башта муниципаль этапта сайлап алынды. Бу этапта 2 меңгә якын укучы катнашкан. Аннары исә тэг-регби буенча мәктәп лигасының республика финалында Татарстанның иң яхшы 32 командасы көрәште.  

Шулай итеп, Бөтенроссия финалына республикадан 2013-2014 һәм 2015-2016 елгы балалар  командасы узды һәм призлы урыннар яулады. 2 һәм 5 урынны Яр Чаллының 31 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары алды. Арчаның 6 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе 3 урынлы булды. Җиңүчеләргә медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Командабыз 2 ел дәвамында формалашты. Бу ярышларга максатчан рәвештә әзерләндек. Башта үзебездә, Яр Чаллыда сайлап алу этабына уздык, аннары Казанга үтеп, беренче урынлы булдык. Аннары инде Зеленоград шәһәренә юллама оттык. Монда иң көчле балалар командалары көч сынашты. Ярышта көмеш медаль яуладык.

Без бу спорт төренең тэг-регби дигәне белән шөгыльләнәбез. Балалар өчен ул травматик түгел. Аның кагыйдәләре гадирәк. Тэг-регби мәктәп программасына кертелгән. Укучылар башта шушы секциягә языла, аннары инде, теләкләре булса, әкренләп зур регбига күчә. Уенда иң мөһиме җитезлек, көч, һәм тизлек», – дип сөйләде Яр Чаллы регби командасы тренеры Назыйм Касыймов.

Дөрестән дә, регби – һәркем өчен түгел. Без бу спорт төрен, гадәттә, Америка фильмнарында күреп өйрәнгән. Азарт биләп алып, юлында бернәрсә күрмичә, бер-берсенә каршы чапкан уенчыларны без нәкъ шул киноларда итеп күз алдына китерәбез. Тренер әйтеп узганча, бу спорт төрен бары тик кыюлар, чын ир-егетләр генә (бик сирәк – кызлар) үз итә аладыр. Биредәге командаларда шөгыльләнүче уенчылар да, әле кечкенә генә булуларына карамастан, моңа бик кыю һәм җитди карый. Арча командасы капитаны Илюс Гафуров ярышлардан үз хис-кичерешләре белән бүлеште:

«Регбига өченче ел йөрим. Бик әйбәт уйнаганга, мине капитан итеп куйдылар. Шөгыльләнә башлаганда кыенлыклар булды. Икенче елга барысы да җиңеләйде. Арча ярышларында һәрчак беренче урыннар алабыз. Мәскәүдә дә быел беренче урынга ирештек. Әлегә зур травмалар алганым юк, ләкин уйнаганда бәрелеп, авырттырган җирләрем бар», – диде кечкенә капитан. Егетләргә уңышлар һәм алга таба зур-зур җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев