«ТЕАТРАЛЬ ИДЕЛ БУЕ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ БАШЛАНДЫ
Татарстанда «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театры коллективлары фестиваленең төбәк этабы старт алды. Гариза һәм спектакльнең видеоверсиясен 2022 елның 1 декабренә кадәр бирергә мөмкин.
Искәртеп узабыз, Фестиваль катнашучылар арасында ике категориядә уздырыла:
1. Балалар театр коллективлары һәм студияләр (6 яшьтән 17 яшькә кадәр);
2.Яшьләр театр коллективлары һәм студияләр (18 яшьтән 35 яшькә кадәр).
Фестивальнең приз фонды Идел буе федераль округының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды акчалары хисабына тәэмин ителә. Җиңүчеләр яңа театр спектаклен кую өчен истәлекле билгеләр һәм максатчан грантлар белән бүләкләнәчәк:
Балалар һәм яшьләр театрлары өчен:
1 урын - 250 000 сум;
2 урын - 200 000 сум;
3 урын - 150 000 сум.
Региональ этапта катнашу өчен театр коллективларына:
1. Нигезләмә белән танышырга;
2. Барлык критерийларга һәм таләпләргә туры килүне тикшерергә;
3. Спектаклеңне видеога төшерергә;
4. Гаризаны түбәндәге адрес буенча җибәрергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев