Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАН ӘЙДӘМАННАРЫ – ТОП-100дә

Татарстанда Студент хезмәт отрядлары үзләрен актив күрсәтә. Педагогик отрядлар (бу турыда язма) да – аларның аерылгысыз бер өлеше. Биредә әйдаманнарны тәрбияләп кенә калмыйлар, ә башка төбәкләр арасында көндәшлеккә сәләтле итеп тә үстерәләр. Республикабызның ике гүзәле Россиянең иң яхшы әйдаманнар исемлегенә кергән.

Шушы көннәрдә Мәскәүдә “Әйдаманнар лигасы” әйдаманлык осталыгының Бөтенроссия конкурсы уздырылган. Ул “Россия – мөмкинлекләр иле” президент платормасы проекты. Бәйге “Мәгариф” милли проекты дәвамында уздырыла.

“Әйдаманнар лигасы”на Россиянең 54 төбәгеннән 300 финалист җыелган. Катаншучылар “әйдаман-стажер”, “әйдаман” һәм “өлкән әйдаман” номинацияләрендә көч сынашкан. Составында 15 кеше булган 20 команда формалашкан. Кызлар һәм егетләр команда һәм шәхси форматтагы ярышларда көч сынашкан. Иң мөһим таләп булып балаларның белем алу ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән проект эшчәнлегендә үз компетенцияләреңне күрсәтү булган.

Бәйге финалында катнашучыларга остазлар – 2018 ел җиңүчеләре – булышкан. Алар үз тәҗрибәсе белән бүлешкән, яшьләрдә позитив кәеф булдырган. Хәер, остазлар үзләре дә бу чарадан күп яңалык белгән, яңа дуслар тапкан.

Татарстанның студент отрядларын республикабыз педагогик отрядлары җитәкчесе Маргарита Цепелева, «Импульс» педагогик отряды командиры Алинә Ухаткина, КФУның Алабуга институты студент отрядлары штабының экс-командиры Ләйсән Ибениева (бу турыда язма) һәм “Регион 116” студент педагогик отряды командиры Антонина Гусева тәкъдим иткән.

“Әйдаманнар лигасы”нда 100 җиңүче ачыкланган. Алар арасында Татарстан кызлары – “Әйдаман” номинациясендә катнашучы Алинә Ухаткина һәм Ләйсән Ибениева да бар. Аларга кыйммәтле бүләкләр, мактау грамоталары, сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар. Шулай ук кызлар белем бирү үзәкләрендә стажировка узу, белем бирү интенсивлары, “Әйдаманнар лигасы”, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте форум, вакыйгаларында катнашу мөмкинлегенә ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев