Логотип Идель
Ачыш

«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ӘЙДАМАНЫ» – ЛӘЙСӘН!

Быел «Әйдаман-2017» исеменә Татарстанның 16 педагогик отрядтан дәгъва кылганнар. Беренче этапта конкурста катнашучыларга портфолио, «Әйдаман» темасына иҗади эш язарга кирәк булган. Ә икенче этапта иң яхшыларны экспертлар комиссиясе билгеләгән. Нәтиҗәдә, КФУның Алабуга институтында укучы, 3 курс студенты Ләйсән Ибениевага тиңнәр булмаган. «Ялкын» журналы да студент кызны җиңүе белән котлады һәм хис-кичерешләрен уртаклашты.

«Ел әйдаманы» исемен алуына Ләйсән әле һаман ышанып бетә алмый икән. Әлеге конкурсның икенче этабында шактый көч түгәргә туры килә аңа. Өч көн дәвамында узган бәйгедә Бердәм әйдаман имтиханын тапшырырга, үз мастер-классыңны күрсәтергә, агитация ролигын ясарга һәм һәр чарада актив катнашырга туры килгән.

Алабуга кызының мастер-классы башкаларныкыннан аерылып торган. «Минем хыял планетасы» дигән мастер-класста Ләйсән һәркемгә хыял белән яшәргә кирәклеген аңлатырга тырыша. Ә аннан соң практик бирем дә эшләтә. Катнашучылар үз планетасын ясап, киләсе елга үзе үтәргә тиешле 5 максат куя. Жюри әгъзалары да ошата бу мастер-классны. Үзе эшләгән «Регион 116» студентларның педагогик отряды кичке чарада «Комиссар» дигән җырны башкара. Әлеге конкурстан соң, студент кыз бер баскычка югары күтәрелә. Хәзер ул – «Регион 116»да түгел, ә КФУның Алабуга институты студент отрядлары комиссары.

Ләйсән 18 яшеннән бирле әйдаман булып эшли. Шуңа да аның һәр җәе балалар лагерьларында уза, өенә кайтып та керми диярлек.



– Балачактан бирле мин лагерьда ял итәм. Шуңа күрә бу урынны үзем өчен башка яктан ачасым һәм күрәсем килде. Мин укытучылыкка укыйм, балалар белән эшләргә бик яратам. Алар мине илһамландыра, мотивация бирә. Бу – яңа заман буыны, шуңа яңа идеяләре бик күп. Мин дә алар белән бергә үскәнемне тоям. Ләкин шул ук вакытта бу мәсьәләнең башка ягы бар. Мин – укытучы, остаз. 21 көн эчендә балалар өйдән еракта мөстәкыйльлеккә өйрәнә. Һәм шушы вакыт эчендә алар үзгәрә. Бу үзгәреш, әлбәттә, әйдаманнан да тора. Әйдаман иң креатив, күңелле кеше булырга тиеш, ул коллектив белән эшли. Әлеге команданы, пластилиннан әйбер ясаган кебек, теләсә ничек әвәләргә мөмкин, – ди студент кыз.

Ләйсән инде ике ел дәвамында Кара диңгез буендагы «Энергетик» (Анапа шәһәре, Сукко бистәсе) лагеренда эшли. Быел ул педагог-оештыручы булып хезмәт куйган. Шуңа күрә көн саен 2 мең бала белән элемтәдә булырга туры килгән аңа. Һәр яңа көн чараларга, уен-квестларга бай булган. Ә узган җәйдә Ләйсән иң күпсанлы отряд белән эшли. Северодвинск шәһәреннән килгән футбол командасы була ул. Анда 43 малай һәм өч тренер була.

– Әйдаман бит балалар белән генә эшләми. Әти-әниләр белән балалар белән дә эш итә. Әти-әниләр өчен аларның балалары гына мөһим, шуңа күрә көн саен шалтыратып, йөрәк парәләренең хәлен белешергә шалтыраталар. Алар белән дә сөйләшә белергә, тынычландырырга кирәк. Отрядта төрле яшьтәге балалар ял иткәч, бер-берсе белән уртак тел тапсын өчен, төрле юллар эзләргә туры килә, – дип сөйли Ләйсән.



Лагерьларда эшләүдән кала, «Регион 116» дип аталган студентлар педагогик отрядында да хезмәт куйган ул. Март аеннна башлап, җәйгә кадәр лекцияләр укый, практика уза. Имтиханнарны уңышлы тапшыргач, сертификат алып, лагерьдә эшли алар. Ләйсән чаралар өчен җаваплы булгач, көн саен диярлек яңа идеяләр, уеннар, сәләтле яшьләр белән эш итә.

Планнарсыз яшәми Ләйсән. Кыш көне «British camp» дигән лагерьда эшлисе килә аның. Чөнки үзе дә чит телләр факультетында белем ала. Ә җәй башында, 28 майда, үзенең яраткан лагере – «Энергетик»ка юл тотачак. Бәлки «Орленок»ка да барырга туры килер әле аңа.

– Әйдаман булып эшләргә теләүчеләр, беренче чиратта, укымышлы булырга, оялмаска, креатив булырга кирәк. Чөнки балалар әйдаманга бик күп сорау яудыра. Аларга төгәл һәм дөрес итеп җавап та бирә белергә кирәк. Чөнки һәр әйдаман баладан бер башка булса да, өстенрәк була. Әлбәттә, үз профессияңә карата мәхәббәтсез дә булмый, – дип киңәш бирә студент кыз.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар язма героеның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев