ТАТАРСТАН РОСПОТРЕБНАДЗОРЫ МӘКТӘПЛӘРДӘ ЛИНЕЙКАЛАР УЗДЫРЫРГА РӨХСӘТ ИТӘМЕ?
Республиканың Роспотребнадзор идарәсендә мәктәпләрдә белем көнендә беренче, унынчы һәм унберенче сыйныфлар өчен линейкалар уздыру идеясен хуплаганнар. Бу турыда пресс-конферениция барышында Любовь Авдонина хәбәр итә.
– Мәктәп линейкларын уздыруга бәйле бернинди тыюлар да юк. Аеруча беренче сыйныфлар өчен белем көне – чын бәйрәм. Аларны моннан мәхрүм итү дөрес булмас иде – ди ул.
Тик шулай да, 1нче сентябрь көнне барлык саклану чараларын да исәптә тотарга кирәк. Роспотребнадзор барлык сыйныфлар өчен дә бер җыелыш түгел, ә параллель сыйныфларның һәр төркеменә аерым җыелыш уздырырга киңәш итә.
Шулай ук, һава торышы яхшы торса, җыелышларны ачык һавада уздырырга тәкъдим ителә. Барлык катнашучылар да маскалардан булырга, һәм 1.5 метр дистанция сакланырга тиеш.
Мәктәп линейкларына бәйле ахыргы карарны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Министрлыгы кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев