ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА «ЯРАР» ИСЕМЛЕ ТҮЛӘҮСЕЗ ДӘРЕСЛӘР БАШЛАНА
15 апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Ярар» дип исемләнгән татар телен өйрәнү буенча түләүсез курслар башлана. Дәресләргә килүчеләр көндәлек сүзләр өйрәнә, курс ахырында татарча сөйләшә һәм укый алачак. Курсларда башлап җибәрүчеләр һәм телне өйрәнүне дәвам итүчеләр төркемнәре эшләячәк.
Укулар атнага бер тапкыр, шимбә көнендә 1,5 сәгать дәвам итәчәк. Башлап җибәрүчеләр төркеме 11:00дә, дәвам итүчеләр өчен 13:00дә шөгыльләнә.
Башта ачык дәрес форматында барлык курсны узарга теләүче 15 укучыдан төркем формалаштырылачак. Дәрестә сәламләү, танышу, саубуллашу, үзеңне тәкъдим итү, хобби, гаилә, һава торышын фаразлау, тышкы кыяфәт, мәхәббәт һәм дуслык кебек темалар өйрәнеләчәк.
14 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәр кеше курсларга языла ала, моның өчен сылтамага кереп гариза тутырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев