«ТАТАР МИРАСЫ» ЯШЬЛӘР ЭТНОМӘДӘНИ ФОРУМЫ УЗА
8-12 декабрь көннәрендә XIII татар яшьләре лидеры мәктәбе кысаларында «Татар мирасы» яшьләр этнокультура форумы уза. Чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге белән оештырыла.
Чараның максатлары – татар халкының, Татарстанның тарихы, этник, мәдәни һәм конфессиональ күптөрлелеге, аның ил тарихында әһәмияте һәм роле белән танышу, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар арасында милләтара мөнәсәбәтләрне яхшырту.
«Татар мирасы» этнокультура форумына 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге федераль, региональ милли-мәдәни мохтариятләрнең яшьләр активы чакырылган. Чара кысаларында катнашучылар өчен лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, иҗади мәйданчыклар, Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары буйлап экскурсия һәм театрга бару оештырыла.
Форумда катнашучылар инде халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен алып, лидерлык һәм футуризм мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Кунаклар шулай ук татар халкының этник, мәдәни һәм конфессиональ үзенчәлекләренә багышланган милли эшләнмәләр һәм «Татар иле» күргәзмәсе белән танышып уздылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
28 января 2026 - 13:03
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
-
27 января 2026 - 14:19
ТАТАРСТАНДА 200 МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ФӘНДӘГЕ УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН 69 МЕҢ СУМЛЫК ГРАНТ АЛАЧАК
-
26 января 2026 - 10:28
ТАТАРСТАНДА 2026 ЕЛГА САБАНТУЙ ДАТАЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев