«ТАТАР КЫЗЫ-2024»: ХАЛЫКАРА БӘЙГЕНЕҢ ФИНАЛЫ ГӨРЛИ!
11 сентябрь көнне Пензада Халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесенең финалы узачак. Россиянең төрле төбәкләреннән финалга 11 кыз чыкты, алар барысы да Казанда узган ярымфинал нәтиҗәләре буенча сайланып алынды. Финалисткалар арасында «Ялкын»ыбызның яңа баш мөхәррире Энҗе Габдуллина да бар.
Финалга узган кызлар бер атна дәвамында Казанда яшәп, вокал, хореография, нәфис сүз буенча остазлар белән шөгыльләнделәр, шулай ук Татарстанның танылган хатын-кызлары белән аралаштылар. Бу елгы бәйгенең темасы шәхес hәм гаиләдәге мөнәсәбәтләргә багышланган иде.
11 сентябрь көнне Пенза шәһәренең «Пенза» концертлар залында Халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесенен финал тантанасы узачак. Анда Россиянең төрле төбәкләре hәм чит илләрдән килгән кунаклар да катнашачак.
Җиңүче кызга бәйгенең күчмә таҗы hәм Lada Granta автомобиле тапшырылачак. Шулай ук Татар кызы ел дәвамында бу исем белән төрле чараларда катнашачак.
Пензада грандиоз тамаша булыр дип көтелә. Кичәнең сценарий авторы – шагыйрә Резеда Гобәева. Ул: «Кызлар финалда Пензадан чыккан күренекле шәхесебез Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәреннән өзекне күрсәтәчәк. Быел кызларның телне белүе бигрәк тә сөендерде. Шуңа театр өлешен эшләгәндә мин курыкмыйча яздым. Гомумән, сценарийны төзегәндә иркенләп, сөенеп эшләдем. Бу яктан да быелгы бәйге үзенчәлекле булыр дип ышанып калабыз», – дип бүлеште. Шулай ук финал тантанасында Татарстанның төрле артистлары һәм Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 июня 2026 - 15:23
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР
-
15 июня 2026 - 13:53
ТАРИХ БУЕНЧА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАР САНЫ 1,5 ТАПКЫРГА АРТКАН
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
10 июня 2026 - 09:34
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
Нет комментариев